tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 25 август – Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне
25 август – Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне

25 август – Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне

1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә, Германиянең Император суды карары нигезендә, Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Курмаш,  Фоат Булатов, Фоат Сайфелмөлеков, Гариф Шабай, Ахмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Салим Бухараевның (чын исеме — Галләнур Бухараев) башы чабыла.  

Әлеге фаҗига истәлегенә “1нче май мәйданында” митинг оештырыла, Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салыначак.

13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Милли музеенда “Моабит дәфтәре” концерты була.

Бөтенроссия һәм Чиләбе шәһәренең Рус мәдәнияте үзәгенең Ир-атлар хоры һәм “Мечта” Хатын-кызлар Академик хоры Халыкара конкурслары лауреатлары башкаруында музыкаль-әдәби чыгышлар көтелә.

 

Чара кысаларында “Үлсә дә, герой кала” исемле күргәзмә эшлиячәк. Күргәзмәдәге фотографияләр һәм документлар Муса Җәлилнең фаҗигале тормышы белән якыннанрак таныша алачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*