tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 900дән артык татар авылын өйрәнгән Фирдәвес Гарипова вафат
900дән артык татар авылын өйрәнгән Фирдәвес Гарипова вафат

900дән артык татар авылын өйрәнгән Фирдәвес Гарипова вафат

Күңелсез хәбәр. Татар авылларының тарихы, исемнәренең килеп чыгышы турында чатнатып сөйләп бирә алган кеше — Фирдәвес Гарипова вафат. Туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Ә укучыларыбызга «Ирек мәйданы» газетасында чыккан интервьюны тәкъдим итәбез.

Аны бу өлкәдә татар дөньясындагы төп белгеч дип атарга мөмкин. Әлеге эшкә чын мәгънәсендә гомерен, сәламәтлеген биргән. Фәнни тикшеренүләр уздырып, төннәр буе хезмәтләр язып, хастаханәгә эләгеп, ул чак кына үлемнән кала. Ләкин бүгенгә кадәр башлаган эшенә тугры. Аның хезмәтләре даими рәвештә “Казан утлары” журналында басыла. Фирдәвес апа татар авыллары тарихына багышланган берничә китап, дистәләгән монография язган. Аның һәр татар саласы турында бөртекләп җыйган мәгълүматлары алтынга тиң.

 — Фирдәвес апа, татар авылларының этимологиясен кайчан һәм ничек өй­рәнә башладыгыз?

— 1970 елда Мәскәүдә де­фектолог белгечлегенә укып, аны уңышлы тәмамлап, Казанга кайттым. “Черноглазая татарка” дип үз итеп, анда калырга кыстадылар, аспирантурада укуны дәвам итәр­гә тәкъдим итте­ләр. Лә­кин тыңламадым, бер ел дә­вамында Казанда логопед булып эшләдем. Аннары ничектер ки­нәт кенә Г.Иб­раһимов исе­мен­дәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының аспирантурасына килеп кердем. Теманы да ни рәвешле сайлаганымны абайламый калдым. 1975 ел­да уңышлы гына диссертациямне якладым. Аның темасы “Татарстанның Казан артындагы Мишә, Казансу, Шушма елгалары бассейнындагы гидронимнар” иде. Гади итеп әйт­кән­дә, миңа ел­га, чишмәләрнең исемнәрен өйрәнү йөклән­де. Ходай Тәгаләнең тәкъдире булгандыр, дефектологка укып, нәтиҗәдә тел белгече булып китеп, шуңа гомеремне багышладым.

900 дән артык татар авылын тикшердем. Төп максатым сулыкларны өйрәнү булса да, моның белән генә чикләнмичә, барлык топонимнарны өйрәндем. Авыллар тарихын бабайлар авызыннан ишеткәнне яздым. Тарихи китаплар укып, метрика кенәгә­ләрен чагыштырып, архив­тагы барлык мәгъ­­лүматны тупладым. Авылга барам икән, мәчет кайчан салынган, җимерелгән, манарасын кем кискәне турында да кызыксына идем. Га­җәп хәл, сөйләгәннәрдән бу эшне башкарган берәү дә үз үле­ме белән үлмәгән, йә фаҗигагә тарып, йә эчкечегә әверелеп, кеше кыяфәтен югалтып, бу дөнья белән хуш­лаш­кан. Һәр татар авылында шундый хәл.

— Татар авылларын өй­рәнгәндә нинди чыганаклар белән эш итәсез?

— Грек-Византия чыганакларыннан мәгълүмат эзлим. Аннары, һичшиксез, кытай-монгол чыганаклары ярдәмгә килә. Борынгы татар тарихы турында яңа мәгъ­лүматларны әрмән чыганакларыннан да табып була. Гарәп-фарсы, Көнбатыш Европа галимнәре һәм сәяхәтчеләре калдырган язмаларга таянам. Әлбәттә, урыс һәм татар тарихи язма­ларын кулланам. Татар чыганаклары бик аз, чөнки татар дәүләтләрен юк иткән вакытта барлык китаплар, елъязмалар яндырылган, урланган, таланган. Борынгы татар китаплары чит илләр­дә бар, китапханәләр чит ил патшаларына йә бүләк итеп, йә сатып җибәрелгән.

— Татар-башкорт авылларының исемнәренә күз салсаң, бер исемгә югары, түбән, зур, кече, урта, яңа, иске кебек сүзләр өстәп төрләндерү бар. Нәр­сәгә бәйле бу: халык элеккеге атамадан баш тартырга теләмиме, әллә яңа исем табарга фантазиясе җитеп бетмиме?

— Чыннан да, андый авыл­лар шактый, бу бигрәк тә Татарстан белән Башкортостанга хас. Авыллар зураеп, кешеләрнең бер өлеше бү­ленеп чыккан. Бу аңлашыла да. Авылларга нигез салганда урман эченә килеп утыручылар була. Бигрәк тә татар үз дәүләтен югалткач, аңа төп­ләнер өчен мәйданнар кысрыклана. Җир аз, урман кисеп, мәйданнарын арттырган. Авыл зурая башлагач, янә чәчер-урыр өчен җир кирәк, яшь гаиләләр кү­ченеп утырганнар, чәчүлек җирләрен эшкәртергә керешкәннәр. Гадәттә, авылга бер ыру-кабилә нигез сала, туганлык җепләре югалмасынга алар авыл исемен алыштырмаган, ә кайда ничек урнашуына бәйле рә­веш­тә йә югары, йә түбән дип атый башлаганнар. Иске белән яңасы да шулай ук. Мәсәлән, Кукмара районында Югары Казаклар, Урта Казаклар, Түбән Казаклар бар. Бу географик урынга бәйле. Бер кызыклы күзәтү бар: кече дип йөртелгән авыллар, га­дәт­тә, үсеп китә, зурая, алар үзәккә әйләнә, ә олы, иске дигәннәре, киресенчә, кечерәя. Күп очракта шулай.

Чукындыра башлагач, татарлар авылларын ташлап чыгып китәргә мәҗбүр була. Йортлар бушап кала, урыс хөкүмәте бирегә урысларны, хезмәтче татарларны китереп утырта, чувашлар, фин-угор халыклары күченәләр. Шактый урыс авыллары исемнәрендә татарлык ярылып ята, бу чынлыкта кайчандыр әлеге авылга татарлар нигез салганын, урысларның бирегә килеп утырганын аңлата. Мондый очраклар күп.

— Авыл исемнәре, нигездә, каян килеп чыккан?

— Авылга исем бирү мө­һим эш. Тоттың да теләсә нәр­сә куштың дип эш итмә­гәннәр. Бәлки, кайбер очракта авыл исемнәре безгә, XXI гасыр кешеләренә, сәер булып тоеладыр, аңлашылмыйдыр, ләкин аның асылына төшенсәң, ул тирән мәгъ­нәле булып чыга һәм борынгы дәверләргә барып тоташа. Мәсә­лән, Арчада Тазлар авылы бар иде. Авыл башлыкларына исем ошамады булса ки­рәк. Тазлар ләгәнгә, “пеләш” сүзенә охшаган дип фикер йөрттеләр. Шул рә­вешле Иске Тазлар Ташчиш­мә дип үзгәртелде. Ә Яңа Таз­лар хәзер Байкал дип йөртелә. Ләкин бу примитив фикерләү. Тазлар — борынгы атама, ул хәтта безнең скиф бабаларыбызга барып тоташа. Тик моны никтер галимнәрдән сорамаганнар, белешмәгәннәр.

Балык Бистәсендәге Кө­чек авылының барлыкка килүе Казан ханлыгы чорына карый. Аның тулы исеме Кечек Чаллысы булган. Бу атама староста Иш­мәнәйнең әтисе Кусюков-Кусюк атамасыннан алынган. Көчек атамасы 1719 елда кушыла, аңа чаклы бу авыл Байхуҗа исемле була.

Ләкин шуны әйтәсем ки­лә: “бу безгә ошамый” дип фикерләп, борынгылыкка, тарихка балта чапмыйк. Авылга исем юктан бирелми, үзгәрткәнче аның этимологиясен тикшерергә кирәк.

Авылга исем кушу төр­ле­чә була. Дөрес, күбесе аңа нигез салучыларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен, рәхмәт йөзеннән авылга шул исемне бирәләр. Авылның атамасы аның кайда ур­нашуына, ягъни географик үзенчәлегенә бәйле булырга мөмкин. Татар авыл атамалары арасында кулланылыштан чыккан сүзләр, бе­рәмлек­ләр, төрки кавем-ка­би­­ләләренә кагылышлы исемнәр дә бар. Монда ба­ры тик эзләнә белергә ки­рәк. Татар халкы кебек аның атамалары да борынгы.

Авылга исем биргәндә шунда яшәгән кешеләрнең һөнәрләре дә исәпкә алына. Бу да татар авыллары арасында киң таралган күренеш. Моңа кадәр искә алган Кукмараның Казаклар авылын алыйк. Биредә авыл исеме атлы казакларга бәй­ле. Дон казаклары бүген православие динендәге урыс­лар булса да, аларның тамырлары кыпчакныкы. Төр­­киләр атны аерым бер мәхәббәт белән яраткан, бу малга татарның мөнәсәбәте җылы, татарны атсыз күз ал­дына да китерү авыр. Элек­кеге атлы казаклар да империя буйлап күченеп йөргән, шушы якларга килеп төплә­нүләре гаҗәп түгел.

— Фирдәвес апа, әле тагын Русиядә 100 дән артык зур татар авылы гы­на бар, кечкенәләрен санап бетергесез. Алар өй­рә­неләме?

— Үзем генә барысына да өлгерә алмыйм, бу бик зур эш. Үлгәннән соң хезмәтем юкка чыкмасын, “бу кәгазь­ләр берәүгә дә кирәкми” дип ташламасыннар өчен, аларны китап итеп туплап чыгарырга тырышам. Чөнки 30 ел элек бу өлкәдә эшли башлаганда татар авылларының бетү ягына барганын күрдем. Хәзер бу бигрәк тә ачык кү­ренә. Татарстан авыл­­ла­рын­да кеше саны да кими. Читтә эшләр башкачарак, гөрләп торган авыллар шактый. Татарстанның аларны өйрәнүгә кулы җитми. Безнең институтта хәзер янә экспедиция­ләргә йөрү башланды, ләкин авылларны өйрәнер өчен анда айлар буе ятарга кирәк. Совет заманында галимнәр, студентлар шулай эшли иде.

Аның каравы һәр авылда диярлек саланың тарихын, бүгенге вакыйгаларны, үзенчәлекле гадәт­ләрне теркәп баручы һәвәс­кәр тарихчылар бар. Андый актив кешеләрне күз карасыдай сакларга кирәк. Алар туплаган материалларга таянып, кайбер авыллар үз китапларын нәшер итә башлады. Пензаның Урта Әлә­зән авылы барысы өчен дә үр­нәк. Алар бай мәгъ­лүмат җы­еп, саллы хезмәт булдырганнар, нәти­җә­дә аны затлы ки­тап итеп чыгардылар. Самараның Га­ли авылы да бу өлкәдә яхшы эшли. Үзләре өй­рәнә, китап чыгаруның матди чыгымын баерак кар­дәшләр күтәрә. Мари Иленең Бәрәңге авылы үз тарихын язып, китап итеп тарихта калдырды. Татарстанда да бу эш бара. Мә­сәлән, Актаныш турында китап чыкты. Азнакай хакындагысы бар. Бу өлкәдә ра­йоннар актив эш алып барса иде. Ләкин өйрәнгәндә дә урыс чыганакларына түгел, башка тарихи китапларга таянсыннар иде. Безнең күп­челек авыллар борынгы.

—  Русиядә күп кенә шә­һәрләр татар исемле. Мә­сәлән, Сарытау, Төмән… Шулай ук Татарстандагы шәһәр исемнәренең килеп чыгышы ачыкланганмы?

— Үзем Җүкәтау, Суар, Арча, Биләр, Тубылгытау кебек борынгы Болгар чорындагы шәһәрләрне өй­рәндем. Барысына да кул җитми.

Зур шәһәрләрнең исем­нәренә килгәндә, аларның татар атамаларына бәйле икәне исбатланды, ләкин киң җәмәгатьчелеккә аны аң­­лату, бу турыда сөйләү җитеп бетмидер. Кременчуг шәһәре исемендә “кирмән” сүзе ярылып ята. Украинаның Соть елгасы “сөт” сү­зен­нән алынган. Азов диңгезе “азак” сү­зенә бәйле. Тө­мән шәһәре “10 мең” ди­гән­не аңлата. Тобольск — Тубыл. Киевны татарлар Кияү кала дип әй­тәләр, аның икенче мәгънәсе — зур кир­мән. Белоруссиядә Белая Церковь шәһәре бар, чынында ул элек Ак мәчет булган. Кырымдагы Симферопольнең дә тарихи атамасы Ак мәчет. Урта Идел буенда Моча елгасы бар, аны Чапаев елгасы дип үзгәрт­теләр. Моча иске татар телендә “тозлак, сазлык урын” дигәнне аңлата. Бу исемлекне бик оза дәвам итәргә булыр иде.

Өйрәнеләсе өлкәләр күп, мәсәлән, чит илләрдә татар атамалары хәйран. Фран­ция­дә Билбау дигән шәһәр бар, исемендә үк татар сүзе! Европада татар атамалары шактый, Атилла заманыннан ук килә бу. Аннары Алтын Урда күп дәүләтләр белән бәй­ләнештә тора, татар гаскәрләре барып җитмәгән урын булмый. Чит илләрдә эшләр өчен инглиз телле яшь белгечләр кирәк.

Римма Бикмөхәммәтова, «Ирек мәйданы»
matbugat.ru сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*