tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Акыл фабрикасы: “Татарстан моделе турында 24 сорау: Конституция, Декларация һәм Килешү”
Акыл фабрикасы: “Татарстан моделе турында 24 сорау: Конституция, Декларация һәм Килешү”

Акыл фабрикасы: “Татарстан моделе турында 24 сорау: Конституция, Декларация һәм Килешү”

7 ноябрь көнне Казан Кирмәнендәге Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелек тарихы музеенда  16:00 дән 18:00 гә кадәр Татар яшьләре форумы “Татарстан моделе турында 24 сорау: Конституция, Декларация һәм Килешү” темасына Акыл фабрикасының чираттагы чарасын үткәрәчәк.

Лекторийда “Татарстан моделе нәрсә ул?” һәм “Республика Конституциясенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге нинди?“ сорауларына җавап эзләнәчәк, халыкара тәҗрибә турында фикер алышу узачак. Ахырда “Ябалак” берләшмәсеннән -интеллектуаль уен.

Модераторлар: Тәбрис Яруллин һәм Айрат Фәйзрахманов. Спикерлар буларак танылган шәхесләр чакырылган:

– Фәндәс Шакирович Сәфиуллин – 1990-1995 – Татарстанның Югары Советы, 1995-1999 – Дәүләт Советы, 1999-2003 Дәүләт Думасы депутаты.

Чыгыш темасы: “Республика нигезләре: Декларация, Референдум, Конституция. Татарстан Конституциясе ничек төзелде?”

– Индус Ризакович Таһиров – академик, тарих фәннәре докторы, 1990-1995 – Татарстанның Югары Советы, 1995-2005 – Дәүләт Советы депутаты.

Чыгыш темасы: “Татарстан моделе нәрсә ул? Федераль үзәк белән килешү төзү – сөйләшүләр, альтернативалар, фактлар”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*