tatruen
Баш бит / «ТАТАРЛАР» газетасыннан / Алар Мәрҗанинекеләр  
Алар Мәрҗанинекеләр   

Алар Мәрҗанинекеләр  

Шиһабетдин Мәрҗани бер иде.
Кадерен, кыйммәтен белмәк
аның өчен түгел, безләр өчен ифтиһардыр.
Исмәгыйль Гаспралы.

Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани – татар мәдәнияте һәм иҗтимагый фикер тарихында күренекле галим, фикер һәм акыл иясе. Аның исемен әйткәндә үк күңел ничектер олы хөрмәт хисе, чиксез горурлык белән тула. Аллага шөкер, бу олы шәхесебез хакында фәнни хезмәтләр языла, иҗатына багышланган конференцияләр үткәрелә, исеме дә шулай югалмас әле дип ышаныйк, чөнки күңелендә иман нуры сүнмәгән һәр мөселман, һәр татар өчен бу шәхеснең исеме якын, изгедер дип уйлыйк. Ул яшәгән йорт та кайчандыр төзәтелер (тышкы ягы гына түгел), шәһәребездә үзәкләштерелгән якты бер истәлек музее да ачылыр әле дип өметләник. Бөек галимебезгә һәйкәл куелачак икән дигән хәбәргә дә күтәрелеш елларында күпме сөенгән идек. Шәһәр җитәкчеләре һәйкәлгә нигез ташлары салганда бик тә ышандырып сөйләгән иделәр бит.

Якын туганнары, буыннары куанычын сөйләп тә бетерерлек түгел иде. Менә шул өметле куанычлар эчендә, бергә булган газиз дусларым, «мәрҗанинекеләр» дигән исемне горур йөрткәннәр хакында язасым килде. Алар – турыдан-туры Мәрҗани оныкларының кызлары: Суфия, Наҗия, Галия, Оркыя апалар. Төрле яклап кыерсытылган, изелгән, кешелек хокукларын югалткан хәлдә гомер кичергән туган халкымның матур бер өлеше бу кызлар. Яшьлек еллары – белемле, иманлы кешеләрнең, ягъни мәгърифәтчеләребезнең, имамнарыбызның, остазларыбызның меңәрләп үтерелгән заманга туры килгән. Әмма бу нәсел кешеләре намус-вөҗданнарына хилафлык китерерлек гамәлләрдән сак булырга тырышкан затлар. Алар өчен халык, милләт дигән төшенчәләр изге булгандыр диясем килә.

Белгәнебезчә, Шиһабетдин хәзрәт, кече кызы Һаваны, үзе хөрмәт иткән, илаһият галиме булып танылып килгән Габдулла хәзрәт Апанаевка үзе димләп бирә. Аларның никахыннан Гайшә, Оркыя, Фатыйма, Яхъя, Идрис, Әминә, Зәйнәп, Әюп исемле балалар туган.

Бу балаларның тормышлары хакында бераз язылды инде. Алар, шөкер, барысы да ата-ананың йөзенә, исеменә тап төшерми яшәгән, әмма, әйтеп үткәнебезчә, гаделсез заманның кырыслыгын татып дөньядан киткән затлар.

Балаларның өченчесе Фатыйма апаның кызы Галия ханым белән матур гына аралашырга, дуслашырга туры килде. Фатыйма апа гомеренең соңгы елларын Галиясе тәрбиясендә үткәрде. Яшьлегендә (1915 елда) Верный (Алма-Ата) шәһәрендә яшәгән татар бае Исхак Габделвәлиевнең улы, югары белемле егет Котдуска кияүгә чыккан. Октябрьдән соң совет властена туры килмәгән сыйныф вәкилләре буларак, күргән михнәтләре үзе бер китап. Әмма гыйлемгә мәхәббәт сүнмәгән аларда. Балаларына ничек тә булса югары белем бирергә тырышканнар.

Уллары Фоат – ветврач. Ашхабад авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Кызларның берсе Асия – Ивановада химия-технология институтында белем алган, химия фәннәре кандидаты дигән мактаулы дәрәҗә иясе булган. Икенче кызлары – әле искә төшергән Галия, белемне Ленинградта алган. Казан институтларында укырга рөхсәт итмәгәннәр. Ветеринария фәннәре кандидаты иде. Белгечлеге буенча микробиолог. Тагын бер уллары Фатыйх – Фрунзе педагогия институтын тәмамлаган. Тарихчы галим. Хәзер барысы да мәрхүмнәр инде.

Миңа Галия апа белән генә аралашып йөрергә насыйп булды. Чын мәгънәсендә зыялы-зәвыклы кеше иде. Аның белән ешрак күрешә, сөйләшә алмавыбыз бик кызганыч. Бер шәһәрдә булсак та яшәгән урыннарыбыз, араларыбыз ерак иде шул. Ул гаиләсе белән Дәрвишләр бистәсеннән дә арырак – «Научный городок» дигән җирдә яшәде. Бергә гомер иткәндә теләсәң дә, һаман-һаман очрашып торып булмый бит. Мин эшли идем әле, Галия апа оныкларын үстереште. Аерылырбыз, сагынырбыз дип тә уйланылмады микән? Ешрак очрашырга, үткән тарихыбыз хакында күбрәк сөйләшергә кирәк булган икән. Галия апаның әтисе Котдус абый Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апа белән икетуган да булганнар әле. Күпме истәлекләр дә сөйләнми калган?! Үкенеч… Истәлегем дога булып барсын.

Оркыя апа – Хава ханымның алтынчы баласы Әминәдән туган кыз. Әминә апа үзе заманында Казан университетының юридик факультетын тәмамлаган юрист, «Хокук вә хәят» журналының нәшире һәм мөхәррире, Октябрьдән соң репрессиягә дучар булган Шәехгаттар Хәсән улы Иманаевның хатыны булган. Кызлары Оркыя апа шушы никахтан туган бала. Ул озак еллар Казан университетында эшләгән галимә. География фәннәре кандидаты. Без танышканда сәламәтлеге бик әйбәт түгел иде инде. Очрашканда фәндәге табышлары, гомер юлы хакында тыйнак кына искә ала. Әмма Мәрҗани хакында сөйләшкәндә чиксез горурланып, яратып сөйли иде.

Мәрҗанинең оныгы Нәгыймә апаның кызы Наҗия апа искиткеч зыялы шәхес иде. Нәгыймә апа үзе яшьлегендә 1903-1907 елларда Каһирәдәге Әл-Әзһәр университетын тәмамлаган Таһир Әхмәтҗан улы Ильясига кияүгә чыккан. Никахларын Мәрҗани үзе укыган! Таһир Ильяси «Хөсәения», «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә гарәп теле укытучысы, 1916 елдан «Хөсәения»нең директоры, «Мәрҗани» мәчетенең имамы (1922-1925) булган. Татарстанда ачлык башлангач, татар халкына ярдәм оештыру максатыннан Төркиягә барган. Сәфәре уңышлы булган. Бу хакта «Ил язмышын салып иңнәренә» дигән китабымда язган идем. Ни кызганыч, ул да репрессия корбаны.

Наҗия апа әтисенең иң матур сыйфатларын үзенә сендергән гаҗәеп ханым буларак хәтеремдә калды. Казан университетын тәмамлаган, белеме буенча математик, астрономия фәненнән дә киң мәгълүматлы белгеч иде. Соңлап кына олуг әдибебез Әмирхан Еники белән никахлашып, аны тәрбияләп соңгы юлга озатты. Аш-суга оста иде. Борынгы ысуллар белән нинди генә тәмле ашлар хәзерләмәде икән. Шулкадәр матур төгәллеге, үзенә һәм башкаларга таләпчәнлеге белән дә аерылып торды.

Язмышымның алар белән үткәргән көннәремә рәхмәтле. Шулай дүрт кыз – Суфия апа (араларынды иң олылары), Галия, Оркыя, Наҗия апалар үзләре җыелышканда мине дә чакыралар иде. Никләр генә хәтеремә ышандым, никләр генә алардан ишеткәннәремне язып бармадым икән дип үкенәм. Алар сөйләшкәндә күз алдына җанлы тарих килеп баскан кебек була иде. Шунысы да сокландыра иде әле, күпме генә гаделсезлекләрне күрсәләр дә рәнҗешле сүзләр ишетмәдем алардан. Сорашсам да, «шулай инде, бер без генә түгел идек бит» дип куялар, тагын тормыш юлларында очраган шәхесләрне сагынып искә алалар иде.

Алардагы тагын бер матур сыйфатны хөрмәт белән искә алам. Берсе авырса, шунда ук барлык эш-гамәлләрен ташлап авыруның хәлен белергә, ярдәм итәргә җыелалар, киңәшләшәләр иде. Әнә бит, Наҗия апаның да авырган вакытында соңгы көннәренә кадәр янында туганы Суфия апа булды.

Суфия апа Хава ханымның кече кызы Гайшәдән туган. Әтисе Абдулла ага Мостафин Салихҗан хәзрәт Баруди шәкерте булган. Соңрак атаклы Акчуриннарның Гурьевкадагы фабрикасында инженер-механик булып эшләгән. Алар хакында да язганым булганга, тормышларын тәфсилләп язып тормыйм. Тик Суфия апаның 87 яшенә кадәр эшләп йөргәнен, акылының шулкадәр төзек, үзенең гаять хәрәкәтчән, эшсез тик йөрүне бер дә яратмаган гүзәл бер ханым икәнен әйтми мөмкин түгел. Аллага шөкер, мине үзенең якын дусларының берсе итеп санады.

Казан авиация институтында укытып йөргән вакытта таныштык. Ул үзе дә КАИ студенткасы булган. IV нче курста производство практикасы үтәр өчен анкета тутырганда бабаларының Мәрҗани, Апанаевлар булганлыгы ачыкланган һәм институттан куылган. Кулына диплом ала алмаганына эче поша, кимсенә иде.

Мин аның һәр фәннән мәгълүматлы булуына гаҗәпләнә идем. Илдә барган вакыйгаларга да үз бәясе, үз фикере бар иде. Аның хакында да «Ил язмышын салып иңнәренә» дигән китабымда язган идем. Тик тагын бер матур сыйфаты хакында гына аерып әйтәсем килә. Ул борынгыдан килгән риваятьләрне, мәкальләрне искиткеч күп белә иде. Аның миңа сөйләгән бер риваятен укучыларга да тәкъдим итәм:

– Борын заманда бер ташчы егет яшәгән. Шулай бер өйнең нигезен салганда, җир казый башласа, бер сандык таба бу. Алып карый. Хәйран гына авыр сандык. Шыпырт кына өенә алып кайта да, ача сандыкны. Тик алтын-көмеш дип өметләнеп ачкан сандык эчендә бер кәгазьдән башка берни дә булмый. Кәгазь битендә ике чәчәк ясалган була. Бер чәчәктән елан угы итеп ясалган ук чыгып тора икән. Икенче чәчәк өстендә (бу баллы чәчәк булган күрәсен) умарта корты ясалган.

Егет уйга калган. Нишләп елан агуы белән умарта корты ясалган икән дип. Дусларыннан сораган – белмәгәннәр. Олылардан сораган – әйтә алмаганнар. Бары бер карт әйткән: «Бездән ерактагы тау буенда бер авыл бар. Шунда бик олы яшьтәге карт белән карчык яши. Бик күп белә торган кеше дип әйтәләр картны. Шуңа барып кара».

Егет киткән кәгазьне алып. Барган авылга, тапкан, исәнләшеп кергән картларның өйләренә. Болар бик нык бетәшкән, йончыган картлар икән. Карт кәгазьне алып бик озак уйлаган, әмма берничек тә аңлатып бирә алмаган. «Син, егет, мине олылап килгәнсең, – дигән ул. – Тик мин бу табышмакны чишә алмыйм. Минем күрше авылда абыем бар, әйтсә ул әйтер», – дигән.

Күрше генә дип әйтсә дә, авыл арасы шактый ерак булып чыккан. Әмма егет киткән, беләсе килә бит инде. Картның авылын, өен эзләп тапкан. Капкадан керсә, өйалдында бер бик чибәр хатын утырып тора икән. Хатынның буенда да бар, бала көткәнлеге, бик бәхетле хатын булганын бөтен кыяфәте әйтеп тора икән.

Егетне ул ачык йөз белән каршылаган. Йомышын әйткән егеткә ул: «Һай, бераз көтәргә туры килер инде. Чөнки хуҗам ял итәргә ятты, үзе тормыйча уятмыйм, йокысын бүлмим инде», – дигән. Егеткә хәйран озак көтәргә туры килгән.

Ярар, хуҗа уянган. Хатынына егетне алып керергә кушкан. Егетнең исе киткән. Каршыда бер бик чибәр, гайрәтле кеше утырып тора икән. «Бу, чыннан да, теге бабайның өлкән абыйсы микән соң?» – дип бик гаҗәпләнгән егет.

Егет үз йомышын әйтеп кәгазьне күрсәткән. Хуҗа әйткән: «И, моны мин сиңа бик җиңел аңлатып бирәм. Тик менә син юлдан килгән кеше, ашап-эчеп алыйк. Башта ризыгымнан авыз ит», – дигән. Ашап бетергәч, хуҗа хатынына әйткән: «Бар, икенче катка мен дә, карбыз алып төш, кунак безнең карбызны да авыз итсен», – дигән. Хатын йөкле булса да, бер дә карышмыйча менеп киткән. Карбызны алып төшкән. Ире: «Нишләп бу өлгермәгән карбызны алып төштең, бар әле әйбәтен алып төш», – дип өч мәртәбә яңадан кире меңгергән хатынын. Хатыны чыраен да сытмыйча, карбызның берсен алып менеп, икенчесен алып төшеп торган.

Өченчесен ошаткан хуҗа, карбызны бергәләп ашаганнар. Шуннан соң кәгазьгә карап ир сөйли башлаган:

– Монда әллә ни чишелмәс табышмак юк. Бер чәчәктә елан агуы ясалган. Чәчәкне ясаучы кешенең, кызганыч, хатыныннан бәхете булмаган икән. Менә кара бу чәчәккә. Анда әгәр хатының акыллы, уңган, тәмле телле булса, үзең дә бал корты кебек эшләсәң, тормышыңда юклык күрмәссең, күңелен тыныч, ризыгын тәмле булыр. Әгәр хатының авызыннан агу чәчсә, үзең дә еланга әйләнерсең, тормышың кара, ризыгың агу булыр дигән фикер ята.

Егетнең исе киткән. «Гаҗәпләнмә, – дигән ир. – Син бит күрдең минем энемне. Хатыны бик зәһәр, гайбәтче булды, эш яратмады. Шуңа күрә бик бәхетсез булдылар, бик иртә картайдылар.

Ә менә мине, минем хатынымны күреп торасың. Минем хатынымның холкын да күрдең. Өч мәртәбә карбызга менде ул, бер каршы сүз әйтмәде. Ә өске катта безнең карбызыбыз берәү генә иде. Ул шулай, бер карышмыйча менеп, кеше алдында миңа үзенең олы хөрмәтен күрсәтте. Син дә безнең тормышыбыз әйбәт, җитеш, карбызларыбыз күп дип уйладың. Тартынмыйча ашадың. Менә минем хатыным шул матур холкы аркасында гел картаймый, яшь, матур көе тора. Безнең кечкенә генә куанычыбыз да олы шатлыкка әйләнә. Мин үзем дә аны бик хөрмәт итәм. Аның тормышын җиңеләйтер өчен көчемне дә, иркәләвемне дә кызганмыйм. Аның шатлыгы – минем шатлык. Шуңа күрә ул миңа ул яки кыз бүләк итәргә йөри әле», – дигән.

Егет шунда уңган, зирәк хатынның тормышта ире өчен кем булганын аңлаган.

Суфия апа мондый гыйбрәтле риваятьләрне күп белә иде. 2005 елның 10 маенда безнең белән саубуллашып бакыйлыкка күчте. Барыбыз да өзелеп сагынабыз аны. Хәтер көнендә Ирек мәйданына чыгып басып тора: «Бер кеше булса да кеше саны булсын дип чыгам», – дия иде. Өзелеп сагынуларыбыз рухына шатлык булсын…

Тәэминә БИКТИМЕРОВА,
тарих фәннәре кандидаты,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*