tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Армия генералына – 95.
Армия генералына – 95.

Армия генералына – 95.

Бүген күренекле Совет һәм Россия  хәрби эшлеклесе, армия генералы, тарих һәм хәрби фәннәре докторы, профессор,  Россиянең  Хәрби академия президенты, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевның   күркәм гомер бәйрәме. Аңа бүген 95 яшь тулды.

Хөрмәтле Мәхмүт Әхмәт улы!

Сез халкыбызның горурлыгы, легендар шәхесе, заманың катлаулы проблемаларын тирән аңлаучы акыл иясе. Сезнең абруегыз һәм тормыш тәҗрибәгез милләтебезне сакларга һәм тупларга ярдәм итә.  Сез Бөек Ватан сугышы елларында, Мәскәүдән Кенигсбергка кадәр барып җиткәнсез, Манчжуриядәге алышларда катнашкансыз, Мисыр, Сүрия, Әфганстан кебек илләрдә ил мәнфәгатьләрен яклагансы, каһарманлык күрсәткәнсез. Тыныч тормышта да илебезнең иминлеген саклауга бәяләп бетергесез өлеш керткәнсез.

Мәхмүт ага. Гомеренең алтын көзендә дә Сез  алга яңа максатлар куеп яшисез. Алга таба да халкыбызның якты киләчәге  өчен бергәләп, матур гамәлләр кылып, уңышларыбызга сөенеп, күтәренке рух белән яшәргә язсын.

Сезне Ходай сәламәтлектән ташламасын!

Хөрмәт белән,

Татарстан республикасы премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе

В.Г. Шәйхразиев 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*