tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айдар Сөләйманов “Turkvision-2014″тә Татарстан данын яклаячак
Айдар Сөләйманов “Turkvision-2014″тә Татарстан данын яклаячак

Айдар Сөләйманов “Turkvision-2014″тә Татарстан данын яклаячак

Узган шимбәдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Turkvision-2014” («Төрквидение») II халыкара төрки дөнья телевизион җыр конкурсының зональ сайлап алу туры булды. Чара “Казан төрки дөнья башкаласы – 2014” кысаларында узды.

Жюри 21 башкаручы арасыннан конкурсның ярымфиналында Татарстан данын якларга тиешле җырчыны сайлап алырга тиеш иде. Жюри составына РФ һәм ТР халык артисты Венера Ганиева, “Яңа гасыр” ТРК генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова, ТР халык артисты Айдар Файзрахманов, “Голос Турции” журналы генераль директоры Хакан Солатер һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Таминдарова кертелгән иде.

“Төрквидение” шартларының берсе – “Евровидение” конкурсындагы кебек катнашучының җыры беренче тапкыр һәм тере тавышка башкарылырга тиеш. Беренче булып сәхнәгә “Аlqanat” коллективы чыкты, ул рок-композиция башкарды. Күп кенә лирик композицияләр дә яңгырады. Аларны Альберт Исмаил, Ильвина Миңнегалиева, Вероника Кузнецова, «Болгар кызлары» коллективы, Гөлназ Баталова һ.б. башкарды. Тамашачыларга ритмик заманча җырлар да тәкъдим ителде. Аларны Алинә Давыдова, Илгиз Шәйхразиев, Айдар Сөләйманов һ.б. башкарды.

Айдар Сөләйманов үз чыгышыннан канәгать калды һәм җиңүгә өметләнүен белдерде. Җырчы Мәскәүдә эшли, ул Казанда конкурс үткәрелү турында бик соң белгән, әмма гариза бирергә өлгергән. “Атлар чаба” җыры 10 көн элек яздырылган, номер 5 көндә әзерләнгән.

“Җиңүче җыр ачык, динамик һәм төрки рухта булырга тиеш дип уйлыйм. Без номерны тар татар аудиториясе өчен генә түгел, ә башка илләрдәге төрки дөнья вәкилләре өчен дә әзерләдек”, – дип сөйләде җырчы.

Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча Айдар Сөләйманов җиңүче булды. Ул конкурсның ярымфиналында катнашачак. Искәртеп узабыз: “Төрквидение” ярымфиналы 19-21 ноябрьдә Казанда узачак.

“Татар-информ” МА

Один комментарий

  1. Рөстәм

    Alqanat төркеме ин яхшысы,ә бу Айдар Сөләйманов тагын бер “фанерщик” !

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*