tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтач районында очрашулар
Балтач районында очрашулар

Балтач районында очрашулар

18-19 ноябрьдә Татарстанның Балтач районында очрашуларда булдым, Балтач Җәмигъ мәчетендә мәдрәсә шәкертләренә татар тарихы һәм әдәбияты буенча лекция укыдым, – дип хәбәр итә танылган язучы Фәүзия Бәйрәмова.

Шулай ук Бөрбаш авылында «Ана» китабын халыкка тәкъдим итү булды. Билгеле булганча, Чыңгыз Айтматовның борынгы бабалары Мәчкәрә авылына шушы Бөрбаштан күчеп киткән булганнар, бүгенге көндә дә Бөрбашта бу нәселдән 86 гаилә яши. Очрашуда район хакимияте вәкилләре, дин әһелләре, зыялылар катнашты һәм чыгыш ясады. Бөрбаш авылы мәдәният йортында “Ана” китабын халыкка тәкъдим итү кичәсендә мәктәп укучылары да чыгыш ясады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*