tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бардада – Тукай бакчасы
Бардада – Тукай бакчасы

Бардада – Тукай бакчасы

Пермь крае Барда районында зур һәм мөһим проект тормышка ашырыла.

Узган ел район Земство Җыелышы депутаты, татар һәм башкорт мәдәният үзәге җитәкчесе С.Н. Назин узган ел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл кую һәм, тулаем, Тукай паркы булдыру турында фикер белән чыкты. Бу, билгеле, шактый чыгымнар белән бәйле һәм күп көч куюны таләп итүче проект иде. Шуңа да карамастан, Тукай паркы оештыру проекты буенча максатчан эш алып барылды. Моның өчен проектлар эшләргә һәм җиңәргә кирәк булды. Бәхеткә, уйланган эш барып чыкты. Лукойллылар социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында муниципаль район башлыгы С.М.Ибраевның һәм парк оештыру инициаторы С.Н. Назинның проектларын хупладылар, ягъни грантка лаек дип таптылар. Шулай ук Татарстан Мәдәният министрлыгы Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте тәкъдим иткән проектны тормышка ашыруда ярдәм күрсәтү өчен грант бүлде. шул ярдәмнәр нигезендә инде күп кенә эш башкарылды. Иң әһәмиятлесе — парк мәйданы коймалап алынды, ә бу исә аны төзекләндерү, бизәү буенча эшләрне башкару мөмкинлеге бирде.

Бүгенге көндә Г.Тукай иҗатына нигезләнгән һәм паркта урнаштырылачак скульптур композиция ясала, Каенавылдан рәссам һәм скульптор Наил Габдушев аны якын арада төгәлләү һәм урнаштыру өчен тырыша: тиздән паркта «Шүрәле» үз урынын табачак.

Менә шулай бердәм көч белән әнисе ягыннан нәсел җепләре Барда районына тоташучы – Зиннәтулла Әмиров оныгы Габдулла Тукай истәлеген мәңгеләштерү буенча мөһим эш башкарыла. Парк тәрбияви һәм эстетик яктан да, Барданың бер истәлекле урыны рәвешендә дә әһәмиятле булачак. Район администрациясе, С.Н.Назин шулкадәр эшне башкарып чыгуда финанс ярдәме күрсәткән «ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ» ОООсына һәм Татарстан Мәдәният министрлыгына, бу игелекле эшкә үз өлешен керткән һәркемгә, чәчәклекне тәрбияләп, карап торучы 2 санлы Барда урта мәктәбе коллективына зур рәхмәтле.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*