tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бардадагы Тукай паркына Су анасы сыны куелачак
Бардадагы Тукай паркына Су анасы сыны куелачак

Бардадагы Тукай паркына Су анасы сыны куелачак

Агымдагы елның 7 октябрендә Пермь крае Барда авылындагы Г.Тукай паркында Татарстан мәдәният министерлыгы гранты һәм Барда район хакимиятенең ярдәме белән “Су анасы” скульптурасы ачылачак.

Сын авторы – скульптор, язучы һәм шагыйрь Наил Габдушев.

tukay-bakchasy-barda

2013 елда Бөтенроссия авыл сабан туена төгәл китереп Бардада Тукай имемендәге этно-мәдәни паркка нигез салынган иде, аның эчендә Тукай һәйкәле тантанылы итеп ачылды.

Соңрак Тукай бакчасында Былтыр һәм Шүрәле сыннары куелды. Парктагы ял итү эскәмияләре үзенчәлекле итеп ясалган. Һәрберсенең дә исеме бар: “Су анасы — тарак”, “Кәҗә белән сарык”, “Күбәләк” һәм башкалар. Һәр утыргычның исеменә туры килүче коелган эшләнмәләре бар. Аларны үзешчән тимерче Рафил Мавлютов башкарган.

su-anasy-kazan

Билгеле булганча Су анасы сыны Казанда Тукай мәйданындагы фонтан уртасына да куелган. Аның авыторы – скульптор Игорь Башмаков.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*