tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Барлык бүләкләнүчеләрне дә котлыйбыз!
Барлык бүләкләнүчеләрне дә котлыйбыз!

Барлык бүләкләнүчеләрне дә котлыйбыз!

“Казанда Бөтендөнья студентлар уеннарын уздыруга республиканың бар халкы, аның җитәкчелеге, министрлыклар, ведомстволар, оешмалар җитәкчеләре зур өлеш кертте”, дип билгеләде РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, бүләкләү тантанасында. Ул Уеннарга әзерлек һәм аны уздыру эшендә катнашкан барлык кешегә рәхмәт белдерде .

Тантанада беренче булып Казан мэры Илсур Метшинны бүләкләделәр – IV дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырдылар. Мактау ордены ТР Премьер-министры Илдар Халиковка, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһановка, Дуслык ордены – ТР Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаровка, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга тапшырылды.

нурия2II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бүләкләнде.

“РФ атказанган төзүчесе” исеменә “ПСО “Казан” ҖЧҖ генераль директоры Равил Җиһаншин лаек булды. РФ Президентының Мактау грамотасы ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка, “Татмедиа” ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтовка бирелде.

“ТР матбугат һәм массакүләм коммуникацияләрнең атказанган хезмәткәре” исеме “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоинага бирелде.

Барлык бүләкләнүчеләрне дә котлыйбыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*