tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Батухан Азимов: “Канада татар-башкортлар тату гомер кичерә”
Батухан Азимов: “Канада татар-башкортлар тату гомер кичерә”

Батухан Азимов: “Канада татар-башкортлар тату гомер кичерә”

Русиядә яшәүче бер үк тарих, әдәбият һәм мәдәният белән кызыксынучы татарлар һәм башкортлар арасында әллә ни дуслык, бердәмлек күренми, диләр. Рәсми даирәләрдә әлеге ике халыкны “ут күршеләр, туганнар, дуслар” дигән сүзләр әйтелә үзе. Интернет сәхифәләрендә нидер бүлү күренеше еш күзәтелә. Чит илләрдә яшәүче шушы кавемнәр ничек, ни рәвешле гомер кичерә? Кызлар алышамы, бирешәме, дуслыклары ни дәрәҗәдә? Бүгенге сөйләшүдә дөньяга сибелеп яшәгән татар һәм башкортларның Канада илендәге яшәү рәвешен беркадәр ачыкларга булдык. Әңгәмәдәшебез – Канаданың Торонто каласында сигезенче елын яшәүче 88 яшьлек Батухан Азимов.

– Батухан әфәнде, шактый еллар шушы илдә яшисез. Канада Русиядән байтак еракта. Анда татарлар, башкортлар бармы, аралашасызмы?

– Әйе, монда бар халык та бар. Шулай ук элекке беректәш илләр халыклары да күп. Татарлар, башкортлар, якутлар да бар. Торонтода татар-башкорт берлеге бар. Аны минем шикелле бирегә килгән аксакаллар 2006нчы елларда корды. Сабантуйлар ясыйбыз. Аннан башка безнең төрле җыеннар була. Шул җыеннарның берсендә татар теллеләр төркеме оештыру турында сүз булды, хәзер ничек, тәгаен әйтә алмыйм.

– Төп эшегез шул Сабантуйлар оештыру гынамы, бергәләп чәйләр дә эчәсездер инде? Ә бит менә мондагы, Русиядәге татарлар һәм башкортларның интернет сәхифәләрендә үзара тарткалашуларыннан, сүз уйнатуларыннан чыгып караганда, татулык артык күренми. Сездә бездәге кебек кызларны кияүгә бирүләр, шушы ике халыкның туганлашулары буламы?

– Без Канадада бик дус, тату яшәргә тырышабыз. Бернинди конфликтлар булмый. Ә кызларны кияүгә бирүгә, егетләрне өйләндерүгә килгәндә, андый аралашулар әлегә булмады. Киресенчә, егетләр Татарстанга, Башкортстанга килеп кызларны алып китәләр. Безнең бит берлек дип атала. Татарлар да, башкортлар да бердәм. Бирегә килгән Кырым татарлары да бар бит. Алар хәзер аерымрак. Шулай да Рөстәм исемле кырымтатар безгә плакатлар, визиткалар эшләүдә зур ярдәм күрсәтте.

– Кырымны Русиягә кушканнан соң Торонтода кырымтатарлар белән мөнәсәбәтләр ни хәлдә?

– Бик яхшы. Төрекләр белән дә төрле чаралар оештырабыз. Алар безне мәсәлән, күп мәртәбәләр Нәүрүз бәйрәменә чакырдылар, безне дә, кырымтатарларны да калдырмыйлар. Бу яктан без инде рәхмәтле.

– Канада хөкүмәте ягыннан татар-башкорт берлегенә ярдәм бармы?

– Ярдәм бар. Безнең җыеннарга, очрашуларга, бәйрәмнәргә, бездә генә түгел, Монреальдә дә, башка шәһәрләрдә дә урын бирәләр. Совет чорында бар иде бит мәдәният сарайлары, шундый сарайларда очрашуларыбыз, бәйрәмнәребез уза.

“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*