tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бер күрешү – үзе бер гомер
Бер күрешү  – үзе бер гомер

Бер күрешү – үзе бер гомер

Мәскәү шәһәрендә эшләп килүче Татар зыялылар клубы “20 ел бергә” дигән исемле бәйрәм кичәсе белән үзенең яңа сезонын ачып җибәрәчәк.

16 ноябрь көнне узачак кичә Татар зыялылар клубының оешуына 20 еллыгына һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе, журналист, танылган язучы, җырлар авторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нәзифә Харис кызы Кәримованың 65 юбилеена багышлана.

Клубның оешу тарихы да үзенчәлекле. “Барысы да Бөтендөнья татар конгрессының беренче корылтаеннан соң, 1992 елда башланды, Казанда чакта ук бергә очрашуларның никадәр кирәкле, кадерле икәнлеген аңладык. Мәскәүдә дә, һичшиксез, шулай очрашып яшәргә кирәк дип, Казаннан кайтуга оештыру эшләренә тотындык” – ди, Нәзифә ханым Кәримова.

20 ел гомер сизелми үтеп тә киткән. Бүген әлеге клуб Мәскәүдә яшәүче зыялы милләттәшләребезне берләштерүче, аларга җыелып бер күрешеп аралашу мөмкинлеген тутыручы, Татарстанның сәнгать әһелләре һ.б. шәхесләр белән очраштырып торучы рухи үзәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*