tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның VI нчы Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыенындагы чыгышы

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның VI нчы Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыенындагы чыгышы

Хәерле көн, кадерле милләттәшләр, авыл эшмәкәрләрләре, фермерлар!

Сезнең монда җыелып килүегезгә без бик шатбыз. Биредә без алтынчы мәртәбә күрешәбез. Бүгенге утырыш алдыннан без сез җитештергән товарлар күргәзмәсе белән таныштык. Әйе, сез бик кирәкле эш белән шөгыльләнәсез. Сез җитештергән продукциянең ассортименты елдан-ел киңәя, димәк, сезнең тырышлыгыгыз бушка китми, халыкның ихтыяҗларын канәгәтьләндерә, үзегез дз эшмәкәрлекнең серләренә елдан-ел тирәнрәк төшенә барасыз. Бу өлкә елдан-ел күбрәк кыю һәм тәвәкәл кешеләрне, уңган шәхесләрне җәлеп итә. Андыйлар кәсепчелекнең өстенлекләрен аңлап эшлиләр. Җәмгыятебез, татар авыллары бүген шундый шәхесләргә бик мохтаҗ.

Сез беләсез, Татарстан Республикасы инде күп еллар дәвамында авылларга ярдәм күрсәтә. Республика өчен авылларны яшәтү азык-төлек җитештерү белән генә чикләнми, бүген авыл милләт яшәешенең нигезе булып тора. Шуңа да республикада авылга кагылган күп санлы дәүләт программалары тормышка ашырыла. Илнең  икътисадында шактый гына кыенлыклар булуга карамастан, Татарстанда быел да авылга кагылган программалар  кыскартылмады. Күрәбез, Татарстан Президенты республикабызның мәнфәгатьләрен Федераль хакимиятләр алдында һәрдаим яклап килә. Чөнки татар авылы киләчәге – ул милләтебез киләчәге. Дөнья нинди якка гына үзгәрмәсен, татар авылы яшәргә тиеш. Бу безнең төп максат. Безнең форумнарның татар эшмәкәрләрендә ихлас кызыксыну уятуы, фикер алышулар, уй-теләкләрнең уртаклыгы барыбызга да дәрт өсти, яңа үрләр билгеләргә мөмкинлек бирә. Күреп торабыз, авылларда шактый уңай үзгәрешләр күренә. Татарстанда да авыл эшмәкәрлегенә игътибар арта бара. Ләкин тынычланырга иртә әле, бу әле эшнең башы гына.

Кызганыч, кайбер авыл, муниципалитет, хуҗалык җитәкчеләре тарафыннан халыкның  рухи-мәдәни тормышына тиешле игътибар җитми. Бу уңайдан барыбызны да борчыган бер мәсьәлә турында әйтмичә булмый. Нишләп бүген бик күп авылларда балалар  аз, булган яшьләр дә үзләренең киләчәген туган нигезләре белән бәйләп карамый? Авылда төпләнгәннәре дә гаилә кормыйча гомер кичерә. Югыйсә, барлык проектлар да авыл тормышын җанландыруга юнәлтелгән. Әйтик, Татарстан авылларында бик күп инфраструктуралар булдырылды: авыллар 100 % ут, су, газ белән тәэмин ителде, күпме юллар салынды, мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар, медпунктлар биналары заманча төзелде. Һәр авылда бүген сыйфатлы Интернет, телефон челтәрләре эшләп тора. Авыл кешесенә эш булмаса, бу тырышлыкларның нәтиҗәләре бик түбән булып кала. Шулай ук күреп торабыз, сакланып калган күмәк хуҗалыклар да авылның һәр кешесен эш белән тәэмин итә алмый.

Инде кабат-кабат әйтелде, бүген авылның һәр теләгән кешесенә үз эшен ачарга, үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру шартларын булдырырга кирәк. Әгәр авыл кешесенең, бигрәк тә яшьләрнең, үз эше, үз хуҗалыгы яшәү чыганагына әверелә алмый икән, ул, әлбәттә, авылдан китү ягын караячак.

5 ел элек Татарстан Президентының авылларда 1000 гаилә фермасын булдыру турында күрсәтмәсе  булган иде. Әлеге проект әлбәттә кече эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән.  Шулай булгач һәр авылда дистәләгән гаилә фермалары корылырга тиеш иде кебек. Ә чынбарлыкта  баштагы чорда районнарда 50–70-әр, хәтта 100-әр  баш терлеккә исәпләнгән шәхси фермалар барлыкка килде. Алар алдан уйланганча һәр авылда түгел, һәр районда 20–30 ферма булып чыкты. Болары инде берничек тә гаилә фермасы була алмый, чөнки андый хуҗалыкларда эшчеләрне яллану нигезендә тупларга туры килә. Нәтиҗәдә без шул ук иске система тагарагына килеп терәлдек.

Шуны аңлап, соңгы вакытта Президент ярдәме  белән, чыннан да 5-8 баш терлеккә исәпләнгән гаилә фермалары корыла башлады. Бу эш субсидияләр бирү юлы белән тагын да киңәйде. Кайбер районнарда бүген гаилә фермасы оештыру өчен субсидия алырга теләүчеләрнең чираты барлыкка килде. Бу әлбәттә уңай үзгәреш. Соңгы вакытларда сөтне сатып алу бәяләре дә бераз күтәрелү ягында. Болар, һичшиксез, авыл җирендәге ишле гаиләләргә үз көчләренә таянып эшләргә һәм яшәргә киң мөмкинлекләр ача.

Ә алдынгы, уңышлы татар авылларында без бөтенләй икенче тормышны күрәбез. Әйтик, Самара өлкәсенең Гали авылында, Чуашстан республикасының Шыгырдан, Урмай авыларында халыкның 50-60% эшмәкәрлек белән көн күрә. Аларда гаилә фермалары, үз авылларында ук продукция эшкәртү белән шөгыльләнүче цехлар белән тыгыз элемтәдә эшли. Шулай булгач, җитештергән малны сатуда бернинди тоткарлык юк. Һәр җирдә сатып алу үзләре килешенгән бәяләр буенча оештырылган. Бу очракта  бәяләрне монополияләр билгели алмый. Чын-чынлап базар мөнәсәбәтләре урнаша, менә ул – конкуренция. Мондый мисаллар бүген җитәрлек, аларның тәҗрибәсен киңрәк таратырга гына кирәк. Андый авылларда соңгы елларда гына да яшь гаиләләрдән торган яңа урамнар калкып чыкты, аларда балалар бакчалары, мәктәпләр балалар белән тулган.

Авыл мохитын яшәтүдә Ислам диненең дә үз урыны бар, күмәк көч белән салынган мәчетләр буш тормый. Шушы авыллардагы эшмәкәрләр белән сөйләшә башласаң бер нәрсә ачыклана, аларда эшмәкәрләргә административ басымның аз булуын аңлыйсың. Бу авылларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә беркем комачауламый, булган административ чикләүләр бары тик закон нигезендә каралган, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең капризлары белән бәйләнмәгән. Кызганыч, әлегә  кайбер министырлыкларда, район администрацияләрендә, аның урыннарындагы оешмаларында “эшмәкәрлек нәрсәгә кирәк ул?” дигән фикердән чыгып эш алып баручы җитәкчеләр байтак.  Мондый фикер белән яшәсәк, безнең авылга күрсәткән бөтен тырышлыгыбыз бушка китәчәк. Инде бүген, хәтта алдынгы дип саналган кайбер районнарда, авылларда яшьләр юк,  эшләүчеләр фәкать пенсионерлардан гына тора. Эшмәкәрлеккә  ярдәм йөзеннән  “бер тәрәзә” системасы да булдырылды, ә алга китеш юк. Димәк, сәбәбе моның үзебездә яшәп килгән консерватизм чире.

Бу очракта җитәкчеләрнең позицияләре аңлашыла, эшмәкәр ул мөстәкыйль кеше. Аның хакимиятләр белән бәйләнеше күпкә кимерәк. Әлбәттә, андыйлар белән җитәкчелек итү катлаулана, аларның һәрберсе белән аерым эшләргә туры килә. Ә безнең эшчәнлек нигездә күмәк хуҗалыклар белән җитәкчелек итүгә корылган. Без, әлбәттә, моңа күнеккәнбез, ә замана бит бүген бүтән карашларга күчүне таләп итә. Безнең үзебездә дә авылны саклап,  заманча яшәтүнең матур үрнәкләре бар. Балтач районының Борбаш авылы үрнәге турында аерым әйтү урынлы булыр. Бу авылда яшьләр төпләнеп кала, балалар күп туа, яшьләр арасында ишле гаиләләр арта бара. Елдан ел яңа йортлар калкып чыга, мәктәптә укучылар саны арта бара. Моның төп сәбәбен авыл тормышының дингә кайтуында күрәбез. Әлбәттә бу уңышларның төп сәбәпчесе татар дөньясында исеме киң танылган дин әһеле Җәлил хәзрәт Фазлыев. Безнең күз алдыбызда  бер көчле шәхеснең халыкны әйдәп баручы лидеры булып китү мисалы бу. Без дини яңарыш дип еш сөйләшәбез. Ә Борбаш авылы мисалы яңа чорда Ислам диненең халкыбыз тормышына уңай тәэсирен раслый.

Бүген авылның рухи тормышында яңа күренешләр барлыкка килде. Бик күп җирләрдә төбәк тарихчылары татар авыллары тарихын җентекләп өйрәнә башладылар, моңа багышланган шактый күләмдә китаплар чыгардылар. Кайбер җирләрдә авыл интеллигенциясе балаларны, яшьләрне үз гаиләләре шаҗәрәләрен өйрәнү белән мавыктыра алды. Әлеге гамәлләрнең тәрбияви әһәмияте, әлбәттә, искиткеч зур. Мондый уңай тәҗрибә һәр татар авылында киң яклау табар, бу эшкә иярүчеләр күп булыр дип ышанам.

Кабатлап әйтәм, эшмәкәрлек ул кешегә мөстәкыйльлек бирә, андый кеше кемнәндер нәрсәдер сорап йөрми, барысын үзе башкарып чыга. Күпме милләттәшләребез үз акчаларына туган авылларында мәчетләр корды. Инде араларында халкыбыз өчен мөһим булган башка проектларга алынучылар да күренә башлады. Әйтик, Пенза өлкәсеннән чыккан Ринат Әбүзәров үзенең туган авылында мәктәп, балалар бакчасы төзетте. Мондый мисаллар күбрәк булса, милләтебезнең яшәү көче артыр иде. Хатын-кызларыбыз да сынатмый. Әйтик, Уфадагы эшмәкәр Люция Вафина үз акчасына 6 катлы “Татар-бизнес үзәге” төзеп куйды. Хәзер ул биредә милли тормыш кору белән мәшгуль. Ә чыгышы белән Самара өлкәсенең данлыклы Гали авылыннан Дания Тулова берничә татар авылының үсешенә саллы өлешен кертте. Санкт-Петербург каласындагы милләттәшебез Абделбар Әлимов андагы татар тормышын җайга салу йөзеннән 1000 кв.метр мәйданлы милли-мәдәни үзәк төзеде. Бу матур үрнәкләрне күреп, XXI гасырда милләттәшләребез арасында эшмәкәрләрнең яңа буыны барлыкка килер, тарихыбыздагы татар меценатлары салган традицияләр яшәр, алар үрнәгендә тулы бер хәрәкәт киң колач алыр дип ышанам.

Әлеге  мисалларда эшмәкәрлек хәрәкәтенең социаль әһәмите ачык күренә. Барыбыз да беләбез, революциягә хәтле үк татарлар иң укымышлы милләтләрдән саналган. Татар байлары исәбенә ул чорда дистәләгән гәзит –журналлар чыгарылган, меңләгән китаплар басылган. Алар зур атаклы мәдрәсәләр тотканнар, шул уку йортларыннан татарның күпчелек зыялылары чыккан.

Безнең татар авыллары эшмәкәрләре Җыенында  сөйләшүләребезнең мәгънәсе елдан-ел тирәнәя бара. Аның эшендә катнашырга теләүчеләрнең саны да елдан-ел арта. Быелгы Җыен эшендә катнашырга 7 мең эшмәкәр теләк белдерде. Халкыбыз белән бергә булганыгыз, авылларда татар милли тормышын җанландыруга өлеш керткәнегез өчен рәхмәт сезгә.

Алда зур эшләр көтә. Быел Бөтенрусия авыл Сабантуе 15–16 июль көннәрендә Пенза өлкәсенең атаклы Урта Әләзән авылында узачак. Бу авыл үзенең булдыклы, уңган халкы белән дан тота. Алар инде күптән базар шартларында яши һәм шуның белән  бөтен илгә үрнәк булып тора. Мөмкинлектән файдаланып Сабантуй көннәрендә барып күрсәгез ялгышмассыз. Өйрәнер әйберләр күп аларда. Сабантуйны оештыруда Пенза өлкәсе татарлары җитәкчесе  Бәкер Усман улы Акъҗегетовка уңышлар телик.

Газиз милләттәшләр! Эшмәкәрлек күренеше аерым авылларда гына түгел, илдәге бөтен татар  авылларын хәрәкәткә, үсешкә китерүче көчкә әверелер дип ышанам. Барыгызга да бу юлда уңышлар телим.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*