tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Тукай вафат булган көн
Бүген Тукай вафат булган көн

Бүген Тукай вафат булган көн

27 яшенә кадәр 10 көн кала бу дөнья белән хушлашкан татарның җаны, татарның йөрәге, татарның күңеле, татарның даһие, татарның барлыгы. Йөздән артык ел үтсә дә, бу көннең сагышы һаман да сыкрап тора. Бөек Тукайны онытылмаслык шигъри юллары белән искә алыйк…

«Туган тел»

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

Туган авыл

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
Абый белән бергәләшеп, кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

«Ана догасы»

Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып.

Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган
Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.

Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;
Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.

Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угьлын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!

Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
Карагыз: шул догамы инде тәңре каршына бармас?

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*