tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистай-Юкәтауда Туфан Миңнуллин әсәрен дүрт сәгать уйнадылар
Чистай-Юкәтауда Туфан Миңнуллин әсәрен дүрт сәгать уйнадылар

Чистай-Юкәтауда Туфан Миңнуллин әсәрен дүрт сәгать уйнадылар

20 майда Татарстанның Чистай шәһәрендә (борынгы исеме – Юкәтау) җирле халык театры Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Үзебез сайлаган язмыш” спектаклен күрсәтте. Тамаша “Чистай” мәдәни үзәктә үтте.

Спектакль алдыннан тамашачыларны Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов, Чистай татар халык театры җитәкчесе Рәфыйк Әхмәтов сәламләделәр.

Спектакльгә Туфан Миңнуллинның хатыны Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Нәҗибә Ихсанова да чакырылган иде.

Чистай халкы театр сәнгатен бик ярата икән. Сәхнәдәге корылмалар алыштырып куюлар белән 4 сәгатькә сузылган спектакльне тамашачылар йотылып карадылар. Залдан тамаша беткәнче бер кеше дә чыгып китмәде.

Рөстәм Хөснуллин фотолары. Чистай районы сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*