tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дамир Гыйсметдин юбилеен каршылый
Дамир Гыйсметдин юбилеен каршылый

Дамир Гыйсметдин юбилеен каршылый

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты аппараты чын күңелдән Дамир Минсәгыйрь улы Гыйсметдиновны түгәрәк санлы туган көне белән тәбрик итә!

Саулык-сәламәтлек, иминлек татулык телибез. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары вазыйфасында һәм иҗатыгызда бары тик зур уңышларга ирешергә насыйп булсын!

Гыйсметдинов Дамир Минсәгыйрь улы (псевдоним Дамир Гыйсметдин) 1949 елның 25 гыйнварында Чуашия Республикасының Батыр районы Татар Тимәше авылында укытучы гаиләсендә туа. Тойси урта мәктәбен тәмамлагач, Мәскәү шәһәре төзелешләрендә электромонтер булып эшли. Совет армиясендә хезмәт иткәннән соң, 1971 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә һәм 1976 елда аны тәмамлый. 1975-1986 елларда “Чаян” журналында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире булып эшли. 1986-1990 елларда Гыйсметдинов Д.М. КПССның Татарстан өлкә комитетының идеология бүлегендә инструктор, соңрак халыкара мәсьәләләр буенча консультант вазыйфаларын башкара.

1990 елда Гыйсметдинов Д.М. “Ватан” җәмгыятенең рәис урынбасары булып сайлана һәм чит илләрдәге милләттәшләребез белән элемтәләр урнаштыру белән шөгыльләнә. Соңрак шул ук җәмгыятьтә президент вазыйфаларын үти. 90нчы еллар ахырында Гыйсметдинов Д.М. “Татскан” фин компаниясенең вәкилчелегендә генераль директор булып эшли. 2003 елдан бүгенге көнгә кадәр Гыйсметдинов Д.М. башта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының халыкара бүлеге мөдире, аннары рәис урынбасары вазыйфаларын башкара.

Төрле урыннарда эшләсә дә Гыйсметдинов Д.М. һәрдаим республика һәм федераль матбугат чаралары белән элемтәдә тора. 10 елдан артык “Азатлык” радиосының штаттан тыш хәбәрчесе булып эшли. 2002 елда Гыйсмтдиновны Татарстан язучылар берлеге әгъзасы итеп алалар. Ул 5 китап авторы һәм татар укучылары арасында язучы-сатирик булып таныла. Соңгы елларда Дамир Гыйсметдинов популяр җыр текстлары авторы булып та танылды. 2005 елда аның “Алып кит болыт серләремне”, ә 2012 елда “Күңелем сынмасын” дигән дисклары дөнья күрде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында эшләгән чорда Дамир Гыйсметдинов Россия төбәкләрендә яшәгән милләттәшләребез турындагы фильмнарның сценарийларын язды.

Гыйсметдинов Д.М. төрле еллардагы казанышлары өчен республика хакимиятенең бүләкләренә лаек булды. 1966 елда аңа “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде. 2004 елда ул татар әдәбияты һәм журналистикасы үсешенә керткән хезмәтләре һәм чит илләрдәге милләттәшләребез белән элемтәләрне ныгытуда актив эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасының Мактау грамотасына лаек булды. 1970 елда ул “Хәрби батырлык” һәм “Казанның 1000 еллыгы истәлеге” медальләре белән бүләкләнде. Шулай ук Гыйсметдинов Д.М. төрле елларда Татарстан һәм СССР журналистлар берлекләренең Мактау грамоталарына лаек булды. Гыйсметдинов Д.М. Фәтхи Борнаш исемендәге премия лауреаты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*