tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәтнең зыялы һәм затлы татар кызын “Ак калфак”лар килде котларга
Әлмәтнең зыялы һәм затлы татар кызын  “Ак калфак”лар килде котларга

Әлмәтнең зыялы һәм затлы татар кызын “Ак калфак”лар килде котларга

30 гыйнвар көнне Әлмәт татар дәүләт драма театрында ТАССРның халык артисты, режиссер, Бөек Ватан сугышы ветераны, Әлмәт шәһәренең почетлы гражданы Зәкия Хафиз кызы Туешеваның юбилей кичәсе булды. 29 декабрь аенда аңа 95 яшь тулды. Юбилярны котларга Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов, ТР мәдәният министрлыгының бүлек башлыгы урынбасары Рәшит Фәтхуллин, Татарстан театрларыннан вәкилләр, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе рәисе Ильяс Салахов һәм “Ак калфак” җәмәгать оешмасының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Ландыш Зарипова килгән иде. Тантаналы кичәдә юбилярның туганнары, якыннары, төрле буын тамашачылар катнашты. 95 яшен тутыруына карамастан , әле дә үзенең таланты, батырлыгы, сәхнәдә үз-үзен тотышы белән таң калдырган Зәкия апа Туешева авыр тормыш юлы узган, Көнбатыш 1 нче Украина фронтында шәфкать туташы булып Калугадан – Берлинга барып җиткән Бөек сугыш ветераны.

Сугыш беткәннән соң Зәкия Туешева үзенең бөтен гомерен сәнгатькә багышлый, 1951 елдан башлап Әлмәт театрында. Бик күп рольләр иҗат итә, театрның баш режиссеры булып эшли. Таланты, тамашачыга мәхәббәте әле хәзер дә ташып тора. Кичәгә килүчеләр аның спектакль күренешендә уйнавын карап, дәртләнеп-канатланып чыгыш ясавын тыңлап, моңа үзләре дә шаһит булдылар. Район башлыгы Мәҗит Салихов, юбилярны шәһәребезнең легендасы дип атады, “ Без сезнең белән чиксез горурланабыз,”- диде ул һәм ТР президенты Рөстәм Миннехановның Рәхмәтен, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлау телеграммасын, ӘМР советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатын тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Зәкия Хафизовнаны Әлмәт бүлеге рәисе Ильяс Салахов кайнар котлады һәм бүләкләрен тапшырды.

“Ак калфак” җәмәгать оешмасының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Ландыш Зарипова рәислегендәге делегациянең тәбрикләү чыгышы юбилярга карата нефтьчеләр каласында яшәүче барча татар хатын –кызларының тирән хөрмәтен белдерде. “ Сезнең тормышка, яшәү рәвешенә сокланмый мөмкин түгел. Татар милләтенә, татар мәдәниятенә багышланган күпъеллык хезмәтегезнең нәтиҗәсен күреп , искиткеч иҗатыгызның дәвамлы булуына бик сөенәбез,-” диде ул.

Зәкия Туешевага багышлап язылган әлеге шигырьне укып аккалфаклылар легендар ханымның иңенә зәңгәр шәл яптылар.

Зыялы һәм затлы татар кызын
Ак калфаклар килде котларга.
Матур да сез, батыр да сез, ханым
Я, басыгыз, безнен сафларга!

Яшь кызлардай җитез, хәрәкәтчән
Сугышларда данлы юл үткән.
Матурлыгы- театрдан булса
Батырлыгы аның йөрәктән.

Халкыбызда изге ядкәр булган
Зәңгәр шәлне салыйк иңеңә.
Яшәү дәрте гасырларга җитсен,
Мәңге балкы татар күгендә.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*