tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә Гариф Ахунов исемендәге музей ачылды
Әлмәттә Гариф Ахунов исемендәге музей ачылды

Әлмәттә Гариф Ахунов исемендәге музей ачылды

Әлмәтнең 1 нче урта мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахунов исемендәге әдәби хәрәкәт тарихы музее ачылды. Музейны ачу идеясе белән язучының кызы, “Ак карга” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Наилә Ахунова һәм “Ак каләм” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Екатерина Аничкина чыккан булган. Һәм ул рус теле һәм әдәбияты укытучысы, республика яшьләр форумының “Игелек технологиясе” өлкәсендә җиңү яулаган Елена Кильдюшева тарафыннан тормышка ашырылган.

Билгеле булганча, Татарстанның халык язучысы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахунов үз вакытында Әлмәткә нефтьчеләргә багышланган “Хәзинә” романын язу өчен махсус җибәрелгән булган.

ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, музей тарихи, фәнни һәм сәнгати яктан кыйммәткә ия булган предметларны һәм документларны җыю, өйрәнү, саклау һәм күрсәтү белән шөгыльләнәчәк.

“Татар-информ” МА , фото Наилә Ахунованың социаль челтәрдәге шәхси битеннән алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*