tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эзләнүчән журналист һәм тарихчы ул
Эзләнүчән журналист һәм тарихчы ул

Эзләнүчән журналист һәм тарихчы ул

Бүген, 8 декабрьдә, Шамил Хәйдәр улы ГАЛИМОВКА 60 яшь тулды 

Самара татарлары тормышы үзә­гендә кайнаучы, аның тарихын барлаучы журналист, җә­мәгать эш­леклесе Шамил Хәйдәр улы ГА­ЛИМОВКА шушы көннәрендә 60 яшь тула.

Язмам башына «журналист» сүзен чыгаруым очраклы түгел. Чөнки Самараның татар җәмәгатьчелеге Шамил Галимовны белә башлаганда, ул “Прогресс” заводының “Заводская жизнь” газетасында эшли иде инде.

1988 елларда, үзгәртеп кору җил­ләре исә башлагач, татар милләтен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен тор­гы­зучыларның шактый өлеше шушы завод һәм ЦСКБ хезмәткәре була: озак еллар Җәмигъ мәчетендә секретарь вазифаларын башкарган мәрхүм Минәхмәт Сәгыйров, өлкә Сабан туйларын оештыруда, көрәш бәйгеләрен алып баруда танылган Әхмәт Нәфыйгин, өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең иң актив әгъзасы, “Бердәмлек” газетасын ачуда актив катнашучыларның берсе Мансур Ямалетдиновлар арасында Шамил Галимов та була. Ул өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 1989 елның 21 январенда Яшьләр йортында уздырылган беренче утырышын да, авиация заводының Спорт сараенда гөрләп узган беренче кышкы Сабан туйны да, җәйгесен дә бүгенгедәй хәтерли. Ә 1990 елда “Бердәмлек” газетасы ачылгач, газетаның баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин аны җаваплы сәркатиб итеп эшкә чакырып ала.

– Ләкин мине күбрәк тарих кызыксындыра иде. Красный Яр районының Кызылсу сигезъеллык мәктәбендә укыган чакларымда ук мәктәп директоры, тарихчы, запастагы офицер Юныс Исмәгыйль улы Гайнуллинның, Яңа Буян авылында урта белем алганда тарих белгече Елизавета Ильинична Храмованың дәресләрен бик яраттым. Шул вакытта ук Куйбышев университетының тарих факультетына кереп уку турында хыяллана идем. Ә инде хыялым тормышка ашкач, Ефрем Игнатьевич Медведев,  Ленар Васильевич Храмков, Галина Ивановна Матвеева, Борис Дмитриевич Козенко (алар барысы да мәрхүмнәр инде) һәм әлегә кадәр уңышлы эшләп килүче Петр Серафимович Кабытов, Михаил Иванович Леонов, Светлана Константиновна Жидкова кебек тарих белгечләренең лекцияләрен бик зур кызыксыну белән тыңладым, ә буш вакытларымны китапханәләрдә, архивларда уздырырга тырыштым.

Шамил Хәйдәр улы “Бер­дәмлек” газетасында җаваплы сәркатиб, соңрак “Тюрьма и воля”, 1996 елда эшкуар Зөлфәт Сәлахов ярдәмендә ачылган “Азан” мөселман газетасында баш мөхәррир булып эшләгән чорда бу кызыксыну, ниһаять, үз сукмагын таба. 2000 еллар башында, Тупли авылы тарихын язган Абдулла абый Насыйров белән бергә шушы китап өстендә эшләгәндә ул архивлардан узенең туган авылы Кызылсу турында да бик күп мәгълүматлар таба. Нәтиҗәдә, Шамил Галимов үзе язган китаплар да дөнья күрә — Кызылсу авылы тарихы, “Очерки истории села Мулловка”, “Между прош­лым и будущим”(Смышляевка авылы тарихы), “Прошлое как вера в будущее” (Самара Тарихи мәчетенең 120 еллыгына багышланган), “Азан уполномочен заявить” (төрле елларда “Азан” газетасында басылып чыккан кызыклы язмалар туп­ланмасы) һәм, ниһаять, 2017 елда басылып чыккан “Татары Самарского края: историко-этнографические и социально-экономические очерки» дип аталган зур фәнни хезмәт авторы һәм баш редакторы да була. Мо­ңардан тыш күпсанлы тарихи чараларга туры китереп ясалган буклетлар, брошюралары да байтак. Бу эшләр, күбесенчә, Минәхмәт Хәлиуллов, Шамил Хисаметдинов, Ильяс Шәкүров, Фәхретдин Канюкаев, Әнвәр Горланов, Гомәр Батыршин, Рифкать һәм Тәлгать Хуҗиннар кебек татар байлары акчасына эшләнә.

– Китапның зурысы да, кеч­кенәсе дә юк. Аларны язганда син һәрвакыт эзләнүдә, һәрвакыт тарихи вакыйгалар эчендә кайныйсың. Мә­сәлән, 1937-1938 елларда атыл­ган муллаларыбызның, ре­во­люциядән соңгы һәм сугыш вакытындагы ачлык елларында бер кисәк икмәккә тилмереп яшәгән, кырда кышлаган тары ярмасы ашап септик ангина белән авырган һәм вафат булган якташларыбызның язмышын йөрәгең аша үткәрәсең, үткәннәр онытылмасын өчен, киләчәк кешеләре күңеленә салып калдырырга тырышасың…–  дип сөйли Шамил Галимов.

Ул өлкә татар  милли-мәдәни авто­номиясенең башкарма директоры вазифаларына ке­решкәч тә, оешма эшен тарихи урыннарыбызны билгеләүгә, истәлеген саклауга юнәлтеп, Татарстан хөкүмәтенең матди ярдәме белән танылган татарларыбыз яшәгән йортларга, татар мәктәпләре, училищелары биналарына, мәчетләр булган урыннарга истәлек такталары элү белән нык­лап шөгыльләнә башлый. Бу эш әле дә дәвам итә. Киләсе елда, мәсәлән, Социалистик Хезмәт Герое, нефтьче Әхмәт Мостафинов (Ленинградская урамы, 72), сугыш вакытында Куйбышев өлкә де­путатларының башкарма комитеты рәи­сенең беренче урынбасары булып эшләгән Фазыл Шаһимарданов (Фрунзе урамы, 148) яшәгән йорт диварларына, Фрунзе һәм Ленинградская урамнары чатындагы азчылык милләтләр клубы бина­сына истәлек такталары элү планлаштырыла.

– Алтмыш яшь тулу — һич көт­мәгән хәл икән ул. Шушы юбилеем алдыннан якташыбыз, танылган шагыйрь Рөстәм Мингалимнең бер ши­гырендә язылган “Кем кулларына калдырыйм?” дигән соравы мине дә борчый. Бездән соң татар тарихы белән кызыксынучы белгечләр калырмы? Кем безнең эшебезне дәвам итәр? Әле бик күп авылларыбызның тарихы язылмаган, анда яшәгән хезмәт батырларының исемнәре мәң­геләштерелмәгән. Самара университетының һәм педа­гогия университетының тарих факультетларында укыган яшь буын егетләре-кызлары өлкә Халыклар дуслыгы йортында урнашкан оешмаларыбызга килсен иде, төшенсен иде, эшебезне дәвам итәрлек кешеләр булып җитешсен иде, дип телим. Самара Җәмигъ мәчетенең китапханә мөдире булып эшләгән мәрхүм Марат абый Сафин, Елховка районы, Тупли авылы турындагы китап авторы мәрхүм Абдулла Насыйров, Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы елъязмасын алып барган мәрхүмнәр Әнисә апа Әхмәдуллина, аның әтисе Гатиятулла абзый, сугыш һәм хезмәт ветераны мәрхүм Әсгать абый Мөхәммәтҗанов, Камышлы авыллары тарихын язучы Әбүзәр Бәдретдиновлар кебек һәвәскәр тарихчыларны профессионаллар алыштырса, тагын да яхшырак булыр иде, — дип хыяллана һәм өметләнә Шамил Галимов.

Хәер, аның үзенең дә дәрт-дәрманы ташып тора әле. Киләсе елда, Аллаһы кушса, Шенталы районының Татар Әбдекие һәм Карабиккол авыллары тарихы да аның каләме астыннан чыгарга тора. “Самара татарлары энциклопедиясе”н язу да тарихчының киләчәк планнарында.

“Кулъязмалар янмый”, — дип әйт­кән танылган рус язучысы Михаил Булгаковның “Мастер һәм Маргарита” романы герое Воланд. Ләкин кулъязмаларны башкалар да укысын өчен аларны архивлардан, олы буын кешеләренең хәтереннән, сандыкларыннан табып алып китап итеп бастырып чыгарырга кирәк. Ә моның өчен Шамил Галимов кебек эзләнүчән журналистлар, язучы тарихчылар булу мәслихәт.

Юбилей алдыннан Шамил Хәйдәр улы Галимовның “Төр­ле милләт халыклары арасында дуслыкны ныгыту эшенә керткән өлеше өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнүе билгеле булды. Милләттәшебезнең хезмәте өлкә губер­наторы тарафыннан шулай зурлан­ган икән, димәк ул моңа лаек. Шамил әфәндене туган көне белән котлап, киләчәктә дә уңышларга ирешүен телибез.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА, «Бердәмлек».

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*