tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Аги (Иделле) вафат
Фәрит Аги (Иделле) вафат

Фәрит Аги (Иделле) вафат

Танылган журналист, татар мөһаҗирләренең күренекле вәкиле, “Азатлык” радиосының элекке директоры Фәрит Аги (Иделле) 2018 елның  26 нче декабренә каршы төндә Германиянең Мюнхен шәһәрендә вафат булды. Бу татар җәмәгатьчелеге, милли журналистика өчен зур югалту.

Мәрхүмнең Казандагы күп санлы дуслары, аны хөрмәт иткән милләттәшләребез   Фәрит Иделленең гаиләсенең, якыннарының кайгысын уртаклаша. Фәрит Агиның хатыны Айшә ханы, аларның уллары  Кәрим, кызлары Бану,  Сан-Фрацискода яшәүче – Агилар гаиләсе, Фәрит әфәнденең якын дуслары, коллегалары белән бергә татар милли оешмаслары  вәкилләре  дә зур кайгы кичерә.

Тәрҗемәи хәле

Фәрит Аги (Иделле) 1943 елның  16 апрелендә Кытайның Чән-Чүн шәһәрендә Пенза губернасыннан  Ерак Шәрыкка күчкән татар мөһаҗирләре гаиләсендә туган, Төркиядә үскән һәм Истамбул университетында белем алган, озак еллар дәвамында “Ирекле Европа”- “Азатлык” диктор, программалар төзүче һәм мөдир вазыфасын башкарган.

Агилар галиләсе 1952 елга кадәр  Хайлар, Чән-Чүн шәһәрләрендә яшәгән. Аның әтисе Әмрулла Аги  сәясәтче һәм язучы Гаяз Исхакый белән бергә Харбиндагы татар җәмгыятиен гамәлгә куюда катнашкан. 1945 нчы елда Совет гаскәрләре  Харбинга кергәч, Әмрулла Аги да кулга алынып, лагерьга, сөргенгә җибәрелгән. Фәрит һәм аның туганнары әниләре Шәмсинур белән Төркиягә күчеп, әтиләре 20 елдан соң иреккә чыккач кына Төркиядә очраша алганнар.

Фәрит Аги Истамбул университетының тарих факультетын тәмамлаган. Аның тормышы “Ирекле-Европа” /”Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе белән бәйле. Ул анда 1969 елдан программалар төзүче диктор, үзгәртеп кору елларыннан башлап  2006 нче елда  ялга чыкканга кадәр мөдир булып – барлыгы 43 ел  буе “Азатлык”радиосының эшләгән. Ул милли азатлык хәрәкәтенә зур өлеш керткән чын татар журналисты, демократик рухлы һәм кешелекле җитәкче, хәзерге чор дөнья сәясәтен тирән аңлауча фикер иясе, конструктив карашлы сәясәтче иде.

Татар дөньясында үз кеше

Фәрит Аги (Иделле) татар җәмәгатьчлегендә, гомумән милли үсештә зур роль уйнады. Аның тавышы “Азатлык” радиосы тыелган чорда тыңлаучыларга яхшы таныш булып киткән иде.

Тапшыруларны томалау туктатылгач, киң җәмәгатьчелек радионы тыңлап аның тавышын танып белде. “Азатлык” радиосы “Идел” журналының  беренче саннарыннан ук яңа басмага игътибар биреп, журналда басылган язмаларны эфирда яңгыратты.   Шул чорда без радио белән Казан җәмәгатьчелеге хезмәттәшлеген  җайлап җибәрдек.

1990 елның май-июнь айларында Мюнхеннан Казанга килүчеләр белән очрашулар татар зыялылары өчен зур вакыйга булды. Башта Фәридә Хәмит,  июнь ахырларында Фәрит Иделле һәм аның аның хатыны Айшә Казанга килү зур вакыйга булды. Сабан туйлары, Г. Камал исемендәге театрда тамаша вакытында залда “Азатлык “радиосыннан Фәрит Иделле утыра дигән игълан ясалгач, милли күтәрелеш рухындагы энтузиазм белән аягурә басып сәләмләгән халык барлыгы күренде.

Дуслык, хезмәттәлшлек рухында

Шул чордан башлап 15 -17 ел буе Ф.Аги катнашлыгында, аның тәкъдиме белән бик күп  зур эшләр башкарылды. Катлаулы проблемалар чишелде, яңа дуслар, формалар табылды.

Аерым алганда – татар дөньясында хәлләр турында мәгълүмат туплау һәм тарату, Россия төбәкләрендә 20ләп кешелек хәбәрчеләр челтәре төзү һәм эшләтү, Казанда бюро ачу, җирле редакцияләр һәм журналистлар  белән уртак акцияләр үткәрү, мәкаләләр, телерадиотапшырулар чыгару, 1997 елдан башлап дәүләт радиосы дулкыннарында ретрансляция ачу, аннан соң FM станциясенә күчү, ел саен хәбәрчеләр семинарын үткәрү, 2005 елда Горький урамындагы Кекин йортына күчү, ел саен белгечләр китереп, радиотапшыруларның нәтиҗәлелеген тикшерү, билгеле шәхесләр интервьюлар оештыру, “Азатлык” радиосының Татарстанда һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә  зур уңыш казануы – болар барысы да Ф.Аги (Иделле) җитәкчелегендә һәм аның ярдәме белән ирешелде. Аны хәбәрчеләр һәм Казандагы зыялы кешеләр хөрмәт итә иде. Ул Бөтендөнья татар конгрессының беренче съездларында катнашты, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашып,  эшлекле сөйләшүләр үткәрде, әңгәмәләр  яздырып алды. Аның катнашлыгында Бавария телевидлениесе Татарстанның сувренлыкка омтылышы турында документаль фильм төшерелеп, Германиянең популяр каналында күрсәтелде. Бөгелмәдәге Һади Атласи фонды Фәрит Иделлегә үзенең медален һәм премиясен тапшырды.

Милләт үсеше, татулык яклаучысы

Ф.Иделленен иҗтимагый карашлары үзенчәлекле иде.  Ул 1988  елларда, салкын сугыш тәмамланган, СССРда перестройка – үзгәртеп кору чорында радионың мөдире итеп билгеләнгән шәхес. Яхшы  әзерлекле, тәҗрибәсе, белеме,  талантлары булган Гариф Солтан салкын сугыш чорында радионың һәм хезмәткәрләрнең остазы булган.

Ләкин кискен каршылык чоры төмамланып, перестройка чорында тапшырулар конструктив, объектив юнәлеш алганда, нәкъ Фәрит Агинең шәхси сыйфатлары ачылды. Аның салкын канлы, объектив, принципиаль булуы, төрле фикерле кешеләргә, альтернатив карашларга юл бирүе, редакциянең аппарат, идарә структуралары белән эзлекле, шактый кыю эш алып баруы “Азатлык”ның татар-башкорт редакциясен абруен арттырды. Ул милли хәрәкәткә һәм Татарстан иҗтимагый тормышына яңалык, белем, сәяси культура, сабыр кыюлык китерде.

Фәрит Аги  гаҗәеп тыйнак, кешегә ихтирамлы кеше булды. Ул дан-шөһрәткә кызыкмады, милләте, үзенең гаиләсе белән горурланып яшәде. Репрессияләр кичереп тә рухы сынмаган әтисе Әмрулла Агиның “Бер кеше тормышы” дигән хатирәләр китабын Казанда үзенең һәм туганнарының  хисабына бастырып чыгаруы милли җәмәгатьчелек өчен дә зур вакыйга булды.

Радиоың популярлык казануына, милләтне туплауга һәм  халыклар арасында татулык һәм хезмәттәшлек  урнаштыруга  Фәрит Иделленең  шәхси сыйфатлары да зур тәэсир ясады. Төрле дәрәҗәдәге дәүләт һәм иҗтимагый оешма вәкилләре  Ф.Агины кешелекле, гадел, туры сүзле булганы өчен хөрмәт иттеләр. Аның якты истәлеге милләттәшләребез йөрәгендә сакланачак.

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*