tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин «Россия 24» телеканалында «Pro-культуру» тапшырулар циклын алып барачак
Фәрит Мөхәммәтшин «Россия 24» телеканалында «Pro-культуру» тапшырулар циклын алып барачак

Фәрит Мөхәммәтшин «Россия 24» телеканалында «Pro-культуру» тапшырулар циклын алып барачак

Мәдәният елы кысаларында «Россия 24» телеканалында «Pro-культуру» тапшырулар циклы башланып китә, алып баручысы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин.

«Pro-культуру» программасы беренче тапкыр 30 майда 18.20 сәгатьтә эфирга чыга.

“Беренче тапшыруның темасы – бердәм мәдәни киңлек булдыру. Программа кунаклары – ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова, В.Качалов исемендәге Зур рус драма академия театры директоры, сәнгать җитәкчесе Александр Славутский, ТР Дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский, La Primavera Казан камера оркестры баш дирижеры Рөстәм Абязов дәүләт тарафыннан мәдәният дәрәҗәсен күтәрү буенча нәрсә эшләнгән, мәдәният эшлеклеләре үзләре нәрсә эшли һәм тармакны үстерү буенча планнар турында сөйләячәк.

Фәрит Мөхәммәтшин студия кунаклары белән бергә бу елда мәдәният өлкәсендә тагын нәрсә эшләп булуы турында фикер алышачак.

Тапшыру Качалов театрында яздырылды.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек бүлеге материаллары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*