tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләре билгеле – исемлек
Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләре билгеле – исемлек

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләре билгеле – исемлек

Быелгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләре билгеле булды. Исемлек «Татар-информ» журналистына үз чыганакларыннан билгеле булды.

2020 ел лауреатлары:

Лирон Хәмидуллин («Дәрдмәнд», «Буранлы төндә», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен);

Денис Осокин («Огородные пугала с ноября по март» җыентыгы өчен);

Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен);

«Сөембикә» операсын чыгарган коллектив: Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гөлнора Гатина.

  • Быел Тукай премиясенә 12 намзәт тәкъдим ителгән иде.
  • Тукай премиясе 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Министрлар Советы һәм КПССның Татарстан өлкә комитеты карары нигезендә гамәлгә куела.

https://tatar-inform.tatar/news/culture/25-04-2020/gabdulla-tukay-isemend-ge-d-l-t-premiyase-iyal-re-bilgele-isemlek-5738768

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*