tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукайның туган көненә Казан университеты “IT IS Tuqay” проектын тормышка ашыра
Габдулла Тукайның туган көненә Казан университеты “IT IS Tuqay” проектын тормышка ашыра

Габдулла Тукайның туган көненә Казан университеты “IT IS Tuqay” проектын тормышка ашыра

КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар институты лабораториясе хезмәткәрләре, Тукайның туган көне уңаеннан, аның әсәрләрен популярлаштыру максатында, флэшмоб рәвешендәге “IT IS Tuqay” проектын тормышка ашыра. Анда катнашу өчен шагыйрьнең “Шүрәле” поэмасыннан бер өзек – дүртъюллык укып, видео яздырырга һәм шушы видеоязманы #itistuqay хэштегы белән “Instagram”га урнаштырырга кирәк (әлеге өзекләрнең тексты проект сәхифәсенең махсус битендә күрсәтелә). Ахырда барлык видоязмаларны бергә туплау күздә тотыла. Нәтиҗәдә, төрле кешеләр бер-бер артлы “Шүрәле” әсәрен укып чыгачак. 26 апрельдә, ягъни Тукайның туган көнендә катнашучыларның иң яхшы чыгышларыннан торган фильм тәкъдим ителәчәк, диелә КФУның матбугат үзәге сайтында.

Әлеге проектта хәзергә 3 дистәдән артык кеше катнашкан.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*