tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хезмәтенә күрә хөрмәте
Хезмәтенә күрә хөрмәте

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Татарстан Президенты Указы белән, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, республикада физик культураны һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүе өчен, “Шинник” спорт комплексы директоры Рөстәм Мәҗит улы Ганиев “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орденының медале белән бүләкләнде.

Узган атнада, шәһәр һәм район советларының берләштерелгән отчет сессиясендә  катнашу өчен, Түбән Камага килгән Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов шәһәр советы депутаты Р.М. Ганиевкә югары бүләкне үзе тапшырды һәм аны котлап, хезмәтендә һәм җәмәгать эшчәнлегендә яңа уңышлар теләде. Рөстәм Мәҗит улы үзенең җавап сүзендә Рөстәм Нургали улына зур рәхмәт белдереп, бу югары бүләк спорт комплексының бөтен коллективы хезмәтенә бәя булуын билгеләп үтте.

Сүз уңаеннан, узган елның декабрҗ аенда, “Шинник” спорт комплексының 35 еллыгы уңаеннан, аның коллективына, физик культураны һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелгән иде.

“Шинник” спорт комплексының матбугат хезмәте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*