tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгизәр Хәсәнов 60 еллык юбилеен билгеләп үтте
Илгизәр Хәсәнов 60 еллык юбилеен билгеләп үтте

Илгизәр Хәсәнов 60 еллык юбилеен билгеләп үтте

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәновның 60 яшьлек юбилее билгеләп үтелде.

Спектакль алдыннан театр музеенда юбилярның картиналарыннан торган күргәзмә ачылды.

“Минем өчен рәсем ясау – рухи ихтыяҗ дисәм дә ялгыш булмас. Эчкә җыелган артык энергияне чыгарырга кирәк булганда, җанда давыл кузгалганда пумалага тотынам”, – ди артист үзе.

Бу кичтә Илгизәр абыйны гомер бәйрәме белән яраткан хезмәттәшләре – Тинчурин театры коллективы, шулай ук якташлары, курсташлары, дуслары, туганнары тәбрикләде.

“Илгизәр безнең театрга 80нче елларда яшь егет булып килеп кергән иде. Шул чорда без аның белән И.Юзеев әсәрләре буенча куелган “Онытылмас бәет”, “Кыр казлары артыннан” спектакльләрендә бергә уйнадык. Әле бүген дә сәхнәгә бергә чыгып уйныйбыз. Кайчан карасаң да, Илгизәрнең эше – роль өйрәнүдә. Ул үз эшенә, һөнәренә бирелгән, театр өчен яши торган чын шәхес. Коллективыбыз Илгизәрне бик ярата”, – дип билгеләп үтте Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова.

Күпсанлы котлау сүзләреннән соң, бәйрәм Ш. Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Алтын көз” бенефис-спектакле белән дәвам итте. Төп рольне Илгизәр Хәсәнов үзе башкарды.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма

һәм комедия театры матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*