tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһам Шакиров белән хушлашу кайда һәм кайчан булачагы билгеле булды
Илһам Шакиров белән хушлашу кайда һәм кайчан булачагы билгеле булды

Илһам Шакиров белән хушлашу кайда һәм кайчан булачагы билгеле булды

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров белән хушлашу 18 январьда опера һәм балет театры бинасында булачак. Бу хакта “Татар-информ”га Илһам Шакиров белән хушлашу буенча оештырылган комиссия рәисе, вице-премьер Васил Шәйхразиев әйтте.

Хушлашу чарасына халык 9.00 сәгатьтә килә ала. Рәсми панихида 11.00 сәгатьтә башлана. Ул 12.30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

“Безнең беренчел планнар буенча Татарстанның халык җырчысын бөек шәхесләребезне җирләр өчен ясалган Горький паркындагы мемориалда булачак”, – диде Васил Шәйхразиев.

Җырчыга 84 яшь иде. Ул озакка сузылган көчле авырудан соң бүген, 16 гыйнварда 16.00 сәгатьтә вафат булды.

  • Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Сарман районы Яңа Бүләк авылында туган. Илһам Шакиров татар сәхнәсенең легендасы дип аталган җырчы. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/16/178942/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*