tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каенсарда Тукай эзләре
Каенсарда Тукай эзләре

Каенсарда Тукай эзләре

Без, “Казан арты” тарих этнография музее хезмәткәрләре, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов җитәкчелегендә үзендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай эзләрен хәтерендә саклаучы Әтнә районы Каенсар авылында булдык. Бу авылда шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдәнең әтиләре Зиннәтулла, ә әниләре башка булган сеңлесе Бибисаҗидә һәм җизнәсе Әхмәтсафа Әхмәтзариф улы Хәбибуллиннар, аларның балалары яшәгәннәр.

Казанда мәдрәсә тәмамлаган 24 яшьлек Көтернәс авылы (хәзер ул Күпербашка кушылган) егете Әхмәтсафа Өчиле авылы имамы Зиннәтулла хәзрәт кызы, 17 яшьлек Бибисаҗидәгә өйләнә. Әхмәтсафа зәңгәр күзле, коңгырт чәчле, җор сүзле, ачык йөзле егет була. Ул башта Казанда бер байда самовар куючы булып эшли, аннан мәдрәсәгә керә. Мәдрәсәне тәмамлаганнан соң укытучы булып эшли. Авылга өйләнергә кайта һәм Зиннәтулла хәзрәтнең икенче кызы Ббибисаҗидәгә яучы җибәрәләр, кыз ярәшелә. Туй вакыты җиткәч кенә, Бибисаҗидәнең 16 яшьтә генә булуы ачыклана. Мулла, 17 яше тулмыйча никах укырга ярамый дип, туйны кичектерә. Туй бер елдан соң гына була. Әхмәтсафа Хәбибуллинны 1895 елның 19 декабрендә Каенсар авылына мулла итеп билгелиләр.

“Әтием Әхмәтсафа белән әнием Бибисаҗидәнең туйлары Өчиле авылында җыен вакытында булган. Никахны бабаем Зиннәтулла укыган һәм никахлашу турындагы документларны үз куллары белән тутырган. Туйга әнинең бик яратып якын күргән нәни Габдулла да Кырлайдан кайтартыла һәм ул апасы белән җизнәсе янында кунак булып китә. Туйдан соң әтиемне Каенсар авылына мулла итеп билгелиләр һәм алар шунда яши башлыйлар. Алардан без җиде бала туганбыз: Габделваһап, Бибимәсрүрә, Өммеһания, Солтанәхмәт, Фатыймәбикә, Нурдидә һәм иң кечкенәсе мин”,- дип яза истәлекләрендә иң кечкенә кызлары Әкълимә.

Каенсарда алар яшәгән йорт авылның уртасында мәчет белән янәшә урнашкан булган. Авылдашлары сөйләве буенча йорт зур, аның подвал өлеше дә булган. Алга китеп шуны әйтергә кирәк, Бибисаҗидә апаны Яшел Үзән районы Бәчек авылына алып киткәч, ул йортны сүтеп тирә-як авыллардагы мохтаҗларга утын итеп тараталар. Аннан соң ул нигезгә башлангыч мәктәп төзегәннәр, ә хәзер анда авыл китапханәсе урнашкан. Авыл китапханәчесе Дания Мөхәммәтгалиева бер ягында авыл музее оештыра башлаган, инде бик кызыклы экспонатлар тупланган.

Габдулла Тукай кайда гына яшәсә дә Каенсарны онытмаган. Анда яшәгән Саҗидә апасы белән Әхмәтсафа җизнәсенә, аларның балаларына сәлам әйтеп хатлар язып торган.

1903 елның 30 июнендә Уральскийдан Каенсарга Саҗидә апасына язган хатында:” Бервакыт, Кырлайдан Өчилегә килгән вакытымда (1894 елның җәе), бабайларда җизнәмнең яңа кияү вакыты иде. Исегездәме, мин икегезнең кияү белән кыз ялгыз кала торган бүлмәгә кереп чәй эчтем, әмма яшьлегемнән бер нәрсә дә аңламадым. Шәфкатьле апаем! Синең сабый вакытта һәм хәзер дә иткән изгелекләреңне кабердә ятсам да онытмам. Әнием үлгәч, бабайлар өендә миңа мәрхәмәт күзе белән караучы юк иде, бары син бар идең”,- дип яза.

Ә икенче хатын:” Сезки, кешеләрнең иң кадерлесе, югары дәрәҗәлеләрнең иң ихтирамлысы булган хөрмәтле җизнәбезгә гадәттәгечә сәламнәребезне җибәреп ирештергәннән соң, хәер догаларыгызны өмет итеп калдым. Һәм дә кадерле һәм хөрмәтле булган тутабыз Бибисаҗидәгә чиксез күп һәм бетмәс-төкәнмәс сәламнәребезне җибәреп ирештердем…”- дип башлый Габдулла.

Бу хатлар белән Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты чыгарган Габдулла Тукай әсәрләре тупланган 6 томлык академик басмада танышырга мөмкин. Хатлардан күренгәнчә Габдулла Саҗидә апасын һәм җизнәсен бик олылап, якын туганнары итеп яшәгән.

Казанга кайткач, солдатка каралу уңае белән Габдулла туган якларга кайтырга әзерләнә. Өс-башын үзгәртә, туганнарына һәм якыннарына күчтәнәчләр ала. Унике ел югалып торганнан соң сынатырга ярамый, ул бит инде танылып килә торган татар шагыйре. Ул үзен Кушлавычта, Кырлайда балачак дуслары һәм Зөһрә әнисе, ә Каенсар авылында аның күңеленә “ак фәрештә” булып кереп калган Саҗидә апасы белән очрашулар көткәнен белә.

1907 елда октябрь башларында Габдулла солдатка алынырга комиссия тору өчен Олы Әтнәгә кайтканда, турыдан туры Казаннан Каенсар авылына, Бибисаҗидә апасы һәм Әхмәтсафа җизнәсе янына килә, күчтәнәчләр алып кайта. Ул турыда Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким “Шагыйрьнең бала чагы” поэмасында яза. Поэма Саҗидә апа сөйләме белән язылган:

Бик күп еллар үткәч миңа аны
Насыйп булды тагын күрергә.
Җиденче ел иде, көз көнендә
Ул наборга кайтты керергә.
Туңып килеп керде безнең өйгә,
Сораштырдым аның саулыгын.
Бүләк итте шунда бөртекле чәй,
Исле сабын белән яулыгын.

Шагыйрь туган ягында ун-унике көн торган булырга мөмкин. Олы Әтнәдә эше беткәч Саҗидә апаларына кайта, берничә көнгә калырга никадәр кыстасалар да риза булмый, ашыгыч эшләрем бар дип Казанга китә.Аны озатканда Саҗидә апасы аның кулына йон бияләй, аягына киез итек кидереп озата.

Каенсар авылында ярдәмчел, кунакчыл кешеләр яши икән. Озак еллар механизатор булып эшләгән, 86 яшьлек Әдһәм абый Гайнуллин, аның кордашы Вагыйз абый Салиховлар, озак еллар авылның мулласы булып торган Әхмәтсафа хәзрәт турында бик күп истәлекләр сөйләделәр. Авыл халкы бу гаиләне бик хөрмәт итеп яшәгән. Озак авырудан соң 1937 елда Әхмәтсафа Хәбибуллин вафат була, аны Каенсар авылы зиратына җирлиләр. Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан авыл мулласы Вәгыйз хәзрәт (ул вафат инде) башлап йөреп, авыл халкы катнашында яңа чардуган һәм “Хәбибуллин Әхмәтсафа Әхмәтзариф улы 1869-1937” дип язылган таш куйганнар.

Шулай итеп Бибисаҗидә апа ялгыз кала. Балалар төрле урыннарда яшиләр. Бөек Ватан сугышы башлана, авылга эвакуацияләнгән урыс хатын-кызлары кайтарыла. Бибисаҗидә апаларның өйләре зур булу сәбәпле, аларны шунда урнаштыралар.

Ул еллар турындагы истәлекләрне Саҗидә апаларның күршеләре булып яшәгән бертуганнар: Раушания, Ләбибә, Фирдия апалар сөйләде:”Бибисаҗидә апа кечкенә генә, чандыр гәүдәле карчык иде. Элегрәк, ягарга утын җитмәү сәбәпле, бер-береңә өйдәш булу гадәте бар иде. Абыстайның кызлары Өммеһания, Нурдидә, Әкълимә буй җитеп Казанга киткәннән соң ул ялгыз калды. Бу вакытта мулла абзый да вафат булган иде инде. Бездә торганда ул еш кына энесе Габдулланы искә ала торган иде. Алъяпкычы астына икмәк кисәкләре кыстырып алып чыгып аңа биргәнлеген, яисә, аны иркәләп сөйгән, юаткан вакытларын сөйләгәндә, аның күзләреннән яшь килә иде. Ә без исә Тукай “Исемдә калганнар”ында барысын да дөрес язган икән бит дип уйлый идек.

Сугыш башланганда безнең әтиебез Мәннәф колхоз рәисе иде, аны башта алмадылар, аннан ул да сугышка китте һәм кайтмады. Бибисаҗидә апада яшәүчеләр, өйдә суык булу сәбәпле аларның дини китапларын ягып җылына башлаганнар. Саҗидә апа китапларны ягып бетерәләр дип, бер ләгәнгә тутырып китаплар алып керде. Аларның кайберләре әле дә чормада саклана. Күп вакытын бездә үткәрде, көндез өенә чыгып кына керә иде. Бибисаҗидә апаның балалары килгәләп йөрделәр. Шуннан аны Өммеһания апа Бәчеккә алып китте. Авылны, кешеләрне бик сагынып хатлар язды, әниебез Сания елый-елый укый иде. Әкълимә, Нурдидә берничә тапкыр безгә кунак булып кайттылар. Бибисаҗидә апа бик белемле, сабыр, һәркемгә ярдәм итә торган кеше иде. Без аны бик сагынып искә алабыз, догаларыбыздан бер дә калдырмыйбыз”,- дип берсен-берсе тулыландырып сөйләделәр.Алар сөйләве буенча Габдулла Тукайның кечкенә чагына багышланган “Каргышлы балачак” исемендәге күп серияле фильмның бер сериясе Каенсар авылының Һәдия әби йортында төшерелгән.

Аларда Бибисаҗидә апаның әниләре Сания апага язган хаты саклана, без аның күчермәсен алдык. Ул хатта Саҗидә апа Каенсар авылын сагынуын белдерә, сугыштан кемнәрнең кайтуы, авылда яшәү шартлары белән кызыксына һәм үзләренең Бәчектә ничек яшәүләрен яза.

Бертуган апалар музейга Бибисаҗидә апаның борынгы китапларын һәм кулъязмаларын тапшырдылар. Ә иң кызыгы, Габдулла Тукайның Саҗидә апаларга кайткач калдырып киткән юл чемоданы турында сөйләделәр. Бибисаҗидә апа аны Сания апага керткән булган. Бу кызыклы экспонат турында өйрәнүне дәвам итәргә кирәк әле.

Кайчандыр Габдулла Тукайның үзен күргән, аның сөекле апасы Бибисаҗидә һәм җизнәсе Әхмәтсафаны үзләренә сыендырган, аларның балаларына гомер биргән һәм олы тормышка озаткан, Әхмәтсафа хәзрәтне гомерлеккә үзләренеке иткән Каенсар авылы халкына чиксез рәхмәтебезне һәм соклануыбызны белдерәбез.

Татарстанның Халык шагыйре Сибгат Хәкимнең түбәндәге шигырь юллары да шуны раслый:

Каенсар юлым өстендә
Бераз гына каерылсам.
Каенсар — кечкенә, ләкин
Тукай булган Каенсар.

“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Бәчек авылында Габдулла Тукай туганнары

Габдулла Тукайның әнисенең сеңлесе Бибисаҗидә апасы Әтнә районы Каенсар авылыннан китеп Яшел Үзән районы Бәчек авылында яшәгән. Аның тормышы белән кызыксыну максатында без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре һәм Арча мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, Бәчек авылында булдык. Безне Тукай фондының Яшел Үзән филиалы җитәкчесе, безнең районда 1966-1974 елларда мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән Клара Филиппова, Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллин һәм авыл мөәзине Хәйдәр Сибгатуллин каршы алдылар.

Иң беренче итеп авылның мөхтәрәм аксакалы Сәлих Сәлимханов белән очраштык.Ул гомере буе шофёр булып эшләгән. Ленар Гобәйдуллин аның истәлекләрен язып алды, видеога һәм фотога төшерде. Ул елларны искә алып: “Бөек Ватан сугышы башланды. 1941 елда безнең укытучыбыз Әхмәт абый сугышка китте. Без 4 нче сыйныфка күчкән идек. Көн саен мәктәпкә барабыз, безне кем укытыр икән дип көтәбез. Август ахырында укытучы килгәне билгеле булды. Ул Өммеһания исемле икән, кечерәк кенә буйлы, сабыр холыклы, пөхтә итеп киенгән. Әле бүгенгедәй хәтердә, аның башында ак ефәк яулык иде. Аны мәктәп белән янәшә бай йортына урнаштырдылар.

Өммеһания апа безне 1941-1942 елларда укытты. Ул бик тырыш иде, һәр балага ярдәм итә, бервакытта да тавыш күтәреп кычкырганын хәтерләмим. Бер дәрестә, арифметика иде бугай, укытучы биргән биремне эшләп бетердем дә, рәсем ясый башладым. Мин бик тырышып Һания апанының сүрәтен ясадым, төгәлләп килгәндә укытучы килеп рәсемемне алып карады. Инде мин аның орышканын көтәм, ә ул:” Сәлимханов, синең мондый матур һөнәрең дә бар мени әле?”,- диде дә китеп барды. Сугыш бетәр алдыннан Өммеһания апа әнисе Бибисаҗидәне, сеңлесе Әкълимәне үзе янына яшәргә алып килде. Саҗидә әби кечерәк кенә буйлы, аның урамнарда йөргәнен бик хәтерләмим, гел капка төбенә чыгалар иде. Әкълимә апа бәрәңге казыганда аның янына да чыга иде.Саҗидә әби биш тапкыр намазын бер дә калдырмый, бик укымышлы, ире Каенсар авылында мулла, ә үзе абыстай булган. Ләкин ул вакытта бу турыда сөйләп булмый иде әле. Ул бик озак авырды, аны кызлары бик тәрбияләп карадылар.Минем әнием аны соңгы юлга озатты.Өммеһания апа озак еллар мәктәп директоры булып эшләде, минем әнием ул елларда балаларга ашарга пешергән.Соңыннан да Өммеһания апа белән әни аралашып яшәделәр.

Тагын шуны әйтәсе килә, алар безнең авыл кешеләре өчен үрнәк булдылар. Без Тукай туганнары дип мактанып йөрмәделәр.

Минем үземнең дә Тукайның әнисе туган, үзе берничә тапкыр яшәп алган Өчиле авылында булганым бар. 1972 елны безнең якларда корылык булды, Арча районына салам әзерләргә җибәрделәр. Өчиленең тавын төшкәндә үк нәкъ безнең авыл шикелле дип уйладым. Юллары боргаланып килә дә, авыл башлана. Иң беренче йортта ук “Бу йортта Габдулла Тукай яшәгән“ дип язылган элмә такта куелган иде. Свердлов исемендәге колхоз идарәсенә баргач, аның рәисе Габделфәрт Әхмәтҗанов иде, без аңа үзебезнең Бәчек авылында Тукайның туганы Бибисаҗидә апаның кызлары яши дигәч, ул безгә кунакка кайтсыннар дип чакырды. Ә без үзебез Күкчә Бирәзә авылында эшләдек, Габдулла Тукайның якташлары белән беренче очрашуым шулай булды.Кайткач Өммеһания апага мин күргәннәремне бик горурланып сөйләдем.”,-дип искә ала Сәлих абый.

“Өммеһания апа мәктәп директоры булып 1956 елга кадәр эшләде.Безнең авылга алар бөек Тукай рухын алып килделәр, авыл халкы алдында дәрәҗәләре бик зур булды. Авылдашларыбыз аларны әле дә хөрмәт итә, ихтирам белән искә алалар, догаларыннан калдырмыйлар. Ә аннан соң минем әтием Гатауллин Габдулла кырык елдан артык шушы мәктәпне җитәкләде. Ул университет бетергән татар теле һәм әдәбияты белгече иде. Бибисаҗидә әби һәм Өммеһания апаның Габдулла Тукайның якын туганнары булуын укучыларга һәм авылдашларга аңлату юнәлешендә зур көч куйды. Аларны онытмас өчен төрле чаралар үткәрде, каберләрен каратты. Аның тырышлыгы белән район хакимияте, авыл җирлеге белән берлектә челтәрле чардуган һәм милли бизәкләр белән эшләнгән ташлар куелды. Аларның беренчесенә “Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның сөекле апасы Хәбибуллина Бибисаҗидә Зиннәтулла кызы 1877-1956”, ә икенчесенә “Хәбибуллина Өммеһания Әхмәтсафа кызы 1903 – 1975”,- дип язылган.”,- дип сөйләде Түбән Урысбага җирлеге башлыгы Наил Гатауллин.

“ Безнең күршедә Саҗидә апаның кызлары Өммеһания һәм Әкълимә апалар яшәделәр Өй тирәләрендәге чисталыкка, пөхтәлеккә һәркем сокланып китә иде. Капка төпләре яшел чирәм, без балалар анда уйнарга җыйнала идек. Алар чыгып безнең белән матур, йомшак итеп сөйләшәләр иде, балаларны бик яраттылар. Хәтеремдә шул сакланган, Өммеһания апаны Казанга чакыртып, Габдулла Тукайның бер юбилеенда аңа кара җәйге пальто кебек жикет бүләк иткәннәр иде. Ул аны бик яратып киеп йөрде. Безнең әни алар белән аралашып яшәде,- дип искә алды Хәйдәр Сибгатуллин.

Башлангыч мәктәптәге стендларда, оештырылган музейда Габдулла Тукай һәм аларның туганнары турында истәлекләр тупланган. Музейда Клара Филиппова ак шәлне кулына алып: “Бу шәлне Бибисаҗидә апага Казанда Габдулла Тукайга багышланган кичәдә бүләк иткәннәр. Аны безгә оныгы Әнисә китерде. Бәчек авылында Габдулла Тукайның сөекле апасы Бибисаҗидәне, аның кызларын бары тик олы хөрмәт һәм ихтирам белән генә искә алалар”,- дип истәлекләрен яңартты.

Түбән Урысбага авылында Тукайның бюсты куелган. Мәдәният йорты һәм бу һәйкәлгә капиталь ремонт ясыйлар. Мәдәният йортында Габдулла Тукайның иҗатына багышланган күргәзмә оештырылган, төрле конкурслар һәм кичәләр үткәрелә.

Без Габдулла Тукайның туганнары җирләнгән зиратта, язмабызда искә алынган урыннарда булып, аларның тормышлары турында бик күп истәлекләр тупладык.Безнең белән аралашырга вакыт тапкан җитәкчеләргә һәм Бәчек халкына рәхмәтебезне белдередек.

“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
Чыганак: arskmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*