tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Әмирхан укулары узачак
Казанда Әмирхан укулары узачак

Казанда Әмирхан укулары узачак

14 декабрьдә Актерлар йортында Әмирхан укулары үткәреләчәк. Укуларны “Әмирхания” мәгърифәтчелек фонды Казанның Иске таш мәчетендә Әмирхан хәзрәт Габделманның имамлык итә башлавына 200 ел тулуга багышлый.

Әмирханнар мәҗлесенә галимнәр, дин әһелләре, мөфтиләр, мәдәният һәм әдәбият вәкилләре, татар зыялылары чакырулы, дип хәбәр итә фонд рәисе, мәгърифәтче, мәхәллә системасы идеологы Илдус Әмирхан.

Әмирхан укуларында галимнәрнең әлеге күренекле нәселнең тормышы, милләт тормышында тоткан урыны, мәгърифәтчелек эшчәнлеге турында чыгышлары көтелә. Шулай ук җыенда мәгариф, гаилә, икътисад һәм нигезе мәхәллә булган традицион ислам мәсьәләләре каралачак, дип хәбәр иттеләр безгә “Әмирхания” фондында.

1921 елга кадәр Иске таш мәчеттә имам булып Әмирхан, Хөсәен, Зариф Әмирханнар хезмәт итә. Шушы нигездә татар әдәбияты классигы, Әмирхан хәзрәтнең оныгы Фатих Әмирхан туа. 1930 елларда мәчет ябыла.

Intertat

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*