tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның “Рубин” футбол командасына татарча сөйләшүче уенчы килде
Казанның “Рубин” футбол командасына татарча сөйләшүче уенчы килде

Казанның “Рубин” футбол командасына татарча сөйләшүче уенчы килде

Казан “Рубин”ына килгән яңа уенчы Камил Муллин татарча иркен сөйләшә икән.

Билгеле булганча, һөҗүм итүче Камил Муллин әле бу көннәрдә генә, төгәлрәге 1 февральдән башлап, Казан футбол командасына “Локомотив” клубыннан күчте. Бу атнадан футболчы Казан командасы белән күнегүләрне башлады. Ул Россия чемпионатында катнашачак дип тә белдерелгән. “Рубин”да Камил 19 номерлы майка киеп уйнаячак.

Камил Муллин 1994 елның 5 гыйнварында Мәскәүдә туган. Әти-әниләре – Түбән Новогород өлкәсе Сергач районыннан. Бала чагында Камил әби-бабалары авылында үскән. “Рубин”ның баш тренеры Ринат Биләлетдинов белән якташлар дип әйтсәң дә була.

“Локомотив” академиясенә Камил 16 яшендә килә. Ике елдан яшьләр командасында уйный башлый. 2012 сентябрендә төп состав өчен уйный башлый. “Локомотив” составында ул 53 уенда катнаша һәм 23 туп кертә. 2013 елның мартында “Локомотив” футбол клубының ай уенчысы призын яулап ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*