tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Китап нәшрияты Мамадышны үз итә
Китап нәшрияты Мамадышны үз итә

Китап нәшрияты Мамадышны үз итә

Бер гасырга якын тарихы булган Татарстан китап нәшрияты коллективы 2015 нче елдан Татарстан районнарына һәм Россиянең татарлар яши торган төбәкләренә чыгып, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре белән очрашулар үткәрә башлады. Алар узган ел Мамадышта да булып, 3нче санлы мәктәптә очрашу оештырганнар иде. Быел район үзәк китапханәсенә килделәр.

Татарстан китап нәшриятенең баш мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәех, язучы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә быелгы кандидат Әхәт Гаффар, дәреслекләр авторы, Казан федераль университеты доценты Николай Максимов белән очрашу композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында узды. Кичә алдыннан, очрашуга килгән укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре өчен, китаплар сату оештырылды.

“Мамадышта булу – күптәнге хыялым иде. Мин үзем Актанышныкы булгач, туган якка кайтканда да, киткәндә дә Мамадыш аша йөрибез. Мамадыш бер серле дөнья кебек тоела иде“, – диде Ленар Шәех. Нәшрият чыгара торган китапларның сыйфаты нык яхшыруы, төрле күргәзмәләрдә һәм ярминкәләрдә катнашып, дипломнар белән бүләкләнүләре турында сөйләде ул; үзенең милләт язмышы өчен борчылу белән сугарылган берничә шигырен дә укып узды. Күршебездәге Балык Бистәсе районында туып-үскән Әхәт Гаффар үз иҗаты белән таныштырды. Китапханәчеләр очрашу өчен концерт номерлары әзерләгәннәр иде. Николай Максимов мәктәпләр өчен чыгарган дәреслекләрне ничек әзерләвенең серләрен ачты. Чыгышлар җырлар белән үрелеп барды һәм анда катнашкан һәркемдә җылы тәэсирләр калдырды.

Минневәрис Мингалиев

Мамадыш

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*