tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Композитор Рим Хәсәновның туган ягында «Чәчкәләр уяныр» аның җырларыннан фестиваль үтәчәк
Композитор Рим Хәсәновның туган ягында «Чәчкәләр уяныр» аның җырларыннан фестиваль үтәчәк

Композитор Рим Хәсәновның туган ягында «Чәчкәләр уяныр» аның җырларыннан фестиваль үтәчәк

28 сентябрьдә Башкортстанның Благовар районы Язикәү авылында «Чәчкәләр уяныр» исемле фестиваль-конкурс үтәчәк. Әлеге бәйге танылган композитор Рим Хәсәнов җырларын башкаручыларны җыя. Быелгы конкурс композиторның 70 яшьлек юбилеена багышлана.

Композиторның туган авылы Язикәүдә «Чәчкәләр уяныр» фестиваль-конкурсын  2015 елдан бирле Благовар районы хакимияте оештыра.

2015 елда үткән фестивальгә Башкортстанның 10 районы, Уфа, Бәләбәй шәһәрләреннән 7 вокаль ансамбль һәм 23 аерым башкаручы катнашкан булса, быелгы программа күпкә киңрәк булыр дип көтелә. Башкортстанның 22 район-шәһәреннән 50 солист 12 ансамбль чыгышлары  булачак икән. Араларында профессиональ җырчылар да, үзешчәннәр дә бар. Композиторның җырлары татар, башкорт, урыс, алман, украин телләрендә яңгыраячак.

Конкурс программасы җирле вакыт белән кичке җидегә кадәр дәвам итәчәк, жюри рәисе – композитор үзе. Гала концерт кичке сигездә башланачак.

Рим Мәхмүт улы Хәсәнов – танылган композитор, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, 400 артык, шул исәптән  «Сиңа килдем, иркәм», «Кичер мине, әнкәй, гафу ит», «Чәчәкләр уяныр», «Дусларыңны онытма», «Кышкы романс», «Өфе юкәләре», «Юкка түгелдер», «Ялгыз аккош күлләрдә», «Су сибегез гөлләргә», «Мине юллар чакыра», «Кыңгыраулы мәктәп еллары», «Асия», «Ләйсән яңгыр», «Оныт әле йөрәк ярасын» кебек җырлар авторы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*