tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз
Котлыйбыз

Котлыйбыз

Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә татарча көрәшкә зур игътибар бирәләр. Ел саен биредә милли көрәш буенча регионара турнир уздыру да гадәткә кергән.. Бу бәйгенең башлап йөрүчесе, төп оештыручы Ульян өлкәсенең “Татарча көрәш” Федерациясе җитәкчесе, Димитровградтагы “Альянс” агро оешмасы генераль директоры Фәнис Хатыйп улы Җаббаров. Фәнис үзе Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы егете. Кечкенәдән спорт белән мавыга, татар көрәшендә бил алышып үсә  ул. Техникумда укыган елларында да ул спорттан аерылмый. Штанга, гер күтәрү, волейбол, чаңгы шуу белән ныклап шөгылләнә. Ә беренче урында әлбәттә, татар көрәше була. Ул Чүпрәле, Тәтеш, Казан шәһәренең  Вахитов, Идел буе районы Сабан туйлары батыры. Димитровград, Тольятти, Самара, Саратов шәһәре Сабантуйлары җиңүчесе. Ул Россия күләмендә милли көрәш чемпионатында күп тапкырлар җиңү яулаган мәйдан батыры.

Хәзер Фәнис Җаббаров бик күп көрәшчеләрнең остазы – трениры. Хәзер аның шәкертләре мәйдан тота. Узган ел Казанда узган Җәйге универсиадада аның укучысы Сергей Павлик милли көрәш буенча ике алтын медаль яулады. Ульяновскиның атказанган физик культура хезмәткәре Фәнис Хатыйп улы Җаббаровка быел Россия Президенты Владимир Путинның Почет грамотасы белән бүләкләнгән иде.

Яңа гына Фәнис Хатыйп улы Җаббаровка Татарстан Президенты указы белән “Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Аның ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханың үзе тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*