tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Кырымның Россия белән берләшүенә багышланган митингта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның чыгышы
Казанда Кырымның Россия белән берләшүенә багышланган  митингта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның чыгышы

Казанда Кырымның Россия белән берләшүенә багышланган митингта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның чыгышы

Хөрмәтле ватандашлар!

Татар дөньясы бүген зур игътибар белән Кырымдагы хәлләрне күзәтә. Анда бит безгә якын булган тугандаш кырым татар халкы яши. Ике халыкның туганлыгы ерак гасырлардан килә, безнең телләребез, мәдәниятләребез бик якын, динебез бер. XX гасыр башындагы татар мәдәни күтәрелешендә атаклы Кырым мәгърифәтчесе Исмәгыйль Гаспралының өлеше гаять зур. Төрки-татар дөньясын яңарыш юлына бастырган җәдитчелек хәрәкәтенә дә шушы үткен фикерле галим нигез салган. Бүген татар халкы зур мәдәни казанышларга ирешкән икән, ул беренче чиратта шушы җәдитчеләргә, Исмәгыйль Гаспралыга бурычлы.

Мөселман дөньясына шушындый олуг шәхесләр биргән затлы кырым татар халкы XX гасырда зур фаҗига кичерде. Тоталитар режим аларны туган җирләреннән ерак чүлләргә сөрде. Ләкин бу халык сынмады, югалмады, мең кыенлыклар аша 90-еллар башында яңадан үз ватанына Кырымга әйләнеп кайтты. Ни кызганыч, аларга анда якты чырай күрсәтүче генә табылмады. Инде 20 елдан артык тугандаш халык үз ватанында урнаша алмый интегә.

Без, Татарстан халкы, кырым татар кардәшләр язмышына беркайчан битараф булмадык. Шул 90 нчы елларда татар яшьләре күпләп Кырымга барып аларга үз җирләрендә төпләнергә булыштылар. Ләкин әле бүген дә аларның шактый өлеше йортсыз, җирсез интегә.

Бүгенге катлаулы вазгыятьтә Татарстан Республикасы Кырым татарларына ярдәм кулы сузды. Татарстан делегацияләре Кырымга барып, андагы төрле даирәләр белән сөйләшүләр уздырдылар. Иң мөһиме, беренче очрашуларда ук без кырым татар халкы вәкилләре белән аңлаштык,туганлык хисләре кичердек. Татарстан вәкилләре Кырым республикасы җитәкчелеге алдында кырым татар халкы хокуклары мәсьәләсен күтәреп чыктылар. Шушы сөйләшүләр нәтиҗәсендә кырым татар халкының хокукларын тәэмин итү буенча конкрет гарантияләр алынды. Ул гарантияләр турында инде дөнья җәмәгатьчелегенә дә билгеле булды.

Кырымдагы очрашуларда без Кырым татар халкы мәҗлесе белән Бөтендөнья татар конгрессы арасында ике яклы шартнамә төзү турында килештек. Ул документның нигезендә бер беребезгә тагын да якынаю теләге һәм ике халыкның тормышындагы күп өлкәләрне эченә алган үзара хезмәттәшлек салына. Бүген ике халык өчен дә туган телләребезне саклау иң мөһим бурычларның берсе. Яңа вазгытьтә бу өлкәдә без яңа мөмкинлекләр эзләргә тиеш. Мәгариф өлкәсендә дә зур мөмкинлекләр ачыла, кырымтатар яшьләре Татарстан югары уку йортларында укый алачак. Ике халыкның да тарихтан килә торган бай милли мәдәниятлары бар. Бу өлкәдә дә зур хезмәттәшлек мөмкинлекләре ачыла. Гомумән, татар һәм кырымтатар җәмәгатьчелегенең элемтәләре – ул чын халык дипломатиясенең гәүдәләнеше.

Ә бу инде халыкларыбызның чын туганлыгы дигән сүз.

Бүген Кырымда яңа вазгыять туды. Кырым татарлары мәнфәгатьләрен яклау эше дә яңа нигезгә корылырга тиеш. Шушы яңа вазгыятьтә Татарстанның роле нык үсә, чөнки Кырым республикасы белән Русия Федерациясе мөнәсәбәтләренең иң нечкә өлешен безнең республика гына алып бара ала. Монда сүз Кырым татарлары белән элемтәләр турында бара. Чөнки һәркемгә аңлашыла, бүген Кырым җәмгыятенең иң хокуксыз өлеше булган Кырым татарларларының мәнфәгатьләрен тәэмин итү беренче урында торырга тиеш. Без моның шулай булачагына ышанабыз!

Олег Тихонов фотосы prokazan.ru сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*