tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәктәп укучылары өчен викторина
Мәктәп укучылары өчен викторина

Мәктәп укучылары өчен викторина

Күренекле себертатар шагыйре Булат Сөләймановның 80 еллык юбилее уңаеннан Төмән өлкәсендә шагыйрнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина уздырыла.

Викторина да этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә белем алучы укучылар катнаша ала.

Җавапларны [email protected] электрон адресы буенча җибәрергә.

Викторинага нәтиҗә “Сөләйманов укулары” кысаларында ясалачак.

Булат  Сөләймановның тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина сораулары

  1. Булат Сөләйманов, Төмән өлкәсенең беренче профессиональ себертатар шагыйре, кайчан һәм кайда туган?
  2. Булат Сөләймановның әтисе һәм әнисенең исемнәре ничек?
  3. Булат Сөләйманов башлангыч белемне кайда алган?
  4. Булат Сөләймановның мәктәптә иң яраткан предметы?
  5. Булат Сөләймановның беренче шигыре ничәнче елда басыла?
  6. Булат Сөләйманов язучылар Союзы әгъзасы итеп кайда һәм кайчан кабул ителә?
  7.   Булат Сөләйманов кайсы энциклопедияләрдә телгә алына, энциклопедияләрнең тулы исемнәрен атап языгыз.
  8. Булат Сөләйманов әсәрләрендә нинди темаларны яктырткан?
  9. Булат Сөләйманов Мәскәү М. Горький исемендәге әдәбият институтында укыган елларын әйтегез.
  10. Булат Сөләйманов шигырьләр җыентыкларының исменәрен әйтегез. Кайсылары исән чагында басылган? Вафатыннан соң китаплары чыкканмы?
  11. Булат Соләйманов турында нинди әсәрләр дөнья кургән? Жирле язучылар аңа багышлап нинди шигырьләр, мәкаләләр иҗат иткән?
  12. Булат Сөләймановның шигырьләре нинди газета, нинди журнал битләрендә бастырыла?
  13. Булат Сөләймановның нинди  хикәяләрен беләсез?
  14. Булат Сөләймановның ижат жимешләре тәржемә ителгәнме? Кайсы телләрдә һәм кайда басылган? Тәржемәчеләрнең исемнәрен атап китегез.
  15. Сезнен мәктәп, авыл китапханәләрдә Булат Сөләймановның нинди китаплары бар?
  16. Булат Сөләймановның “Сопра” дигән шигырендә тагын нинди авыл исемнәре искә алына?
  17. Бу шигырьнең исеме ничек?  Шигырь кемгә багышланган?

 “Кояш нурларына иркәләнеп
Гөлләр үсә җирнең куйнында…”

  1. Бу шигырьнең исеме ничек?

«Тамчылар тамалар,
Тамчылар
Сикереп төшәләр түбәдән…»

  1. Шигырь юлларын укыгыз һәм исемен әйтегез.

“Урманга керсәм, хәйран калам,
Каян ала урман моңнарын?…”

  1. Шигырь юлларын укыгыз һәм исемен әйтегез.

“Аерылу авыр кемгә дә,
Тайга киң шул каян табасың!…”

  1. Шигырь юлларын укыгыз һәм исемен әйтегез.

“Урам буйлап тагын алга үтәм.
Әнә мәйдан…
Тагы алгарак…
Кара плащ ябынып шагыйрь  тора…”

  1. Шигырьнең исеме ничек? Төшеп калган сүзләрне куегыз.

Мин тауларга карап _______________________гел
Таулар горур, таулар бик ______________________.
Нигә мине Алла __________________________иткән?
Кеше булып, булмам мин _______________________ .

  1. Кайсы әсәр Булат Сөләймановның түгел?
  • «Абу Баба»
  • «Нәби, яки көтелмәгән очрашу»
  • «Өйләндеңме, улым?»
  • «Әни»
  • “Пар ат”
  • «Бүләк»
  • «Сибирские татары – кто мы?»
  • «Нет языка – нет и народа»
  1. 24. Шагыйрьнең кайсы шигырьләре туган як темасына багышланган?
  2. «Китүләре бигрәк авыр икән» шигырендә «Сыгылып үскән таллар», «Ак канатлы шаулы дулкыннар» нинди мәгънәдә кулланыла?
  3. Булат Сөләймановның «Кыр казлары үтте каңгылдашып» шигыре белән «Ак канатлы аккошларым кайта» шигыренең уртак һәм аермалы якларын аңлатыгыз.
  4. Аста бирелгән юлларда сынландыруны табыгыз. Шигырьнең исемен әйтегез.

“Ә кояш көннән-көн үрмәли,
Көлтәләп-көлтәләп нур атып…
«Яз килә, дусларым! Яз килә!»
— Җил йөри шат хәбәр таратып.”

  1. Булат Сөләймановның кайсы шигыре Себер гимны булып йөри? Аны башкаручы жырчыларның исемнәрен беләсезме? Музыка авторы кем?
  2. Бирелгән өзек Булат Сөләймановның кайсы әсәреннән алынган? Бу әсәрне рус теленә кем тәрҗемә иткән?

“Мин кисәк кенә Әйтүк бабаның кочагыннан ычкынып киттем дә кыргый болан баласы сыман урман эченә ыргылдым. Күпме барганмындыр, хәтерләмим. Кинәт нәрсәгәдер эләгеп абынып киттем, гәүдәмне туры тота алмыйча, йөзем белән җирдә яткан сары яфракларга орындым”.

  1. Бирелгән өзек Булат Сөләймановның кайсы шигыреннән алынган?

Җирнең тарту көчен җиңдем, и Себерем,
Ләкин синең тарту көчең җиңә алмам…

  1. “Себердә күпчелек авыллар елга һәм күл буйларыннан үзләренә җайлы урын сайлап алганнар да, шунда мәңгегә төпләнеп, тамырланып калганнар…”. Булат Сөләймановның кайсы әсәре шушы юллар белән башлана?
  2. Булат Сөләймановның кайсы әсәрендә төп геройлар Гөлмәрьям һәм Нәби?
  3. Булат Сөләймановның кайсы әсәрендә төп герой “Америка ачарга җыенган кебек бүлмә буенча арлы-бирле уйланып йөри”. Ул нәрсә турында уйлана?
  4. “Гомерлеккә сөйгән ярларыңнан

Аерылулар  бигрәк авыр ла.
Түзә бел син, минем яшь  йөрәгем
Язгы җилләр кабат кайтыр  ла”.

Шушы җырны кем җырлый?  Бу герой кайсы әсәрдән?

  1. Булат Сөләймановның беренче шигырьләре кайсы гәзиттә бастырыла?
  2. Кайсы ел фасылына шагыйрь бик күп шигырьләр багышлаган? Аларның  берничә  исемен языгыз.
  3. Булат Сөләймановның “Мин себер татарымын” исемле шигырьләр җыентыгы ничәнче елда нәшер ителгән?
  4. Булат Сөләйманов кайсы шәһәргә бик күп шигырь  багышлаган?
  5. Шагыйрь шигырьләрендә  сүрәтләү чаралары куллана, алар арасында сынландыру.  Шуңа мисал китерегез.
  6. Булат Сөләйманов әсәрләрендә метафора кулланган. Шигырьләреннән мисал китерегез.

Викторина авторы – филология фәннәре кандидаты, Төмән шәһәре Кырынкул бистәсенен 52 номерлы  мәктәбе укытучысы Х.Х. Кирамова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*