tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү татар тарихының тере шаһиты Илсөяр Шәмсетдиновага 95 яшь тулды
Мәскәү татар тарихының тере шаһиты Илсөяр Шәмсетдиновага 95 яшь тулды

Мәскәү татар тарихының тере шаһиты Илсөяр Шәмсетдиновага 95 яшь тулды

Бүген, 6 февральдә Мәскәүдә яшәүче Илсөяр Абдулла кызы Шәмсетдиновага 95 яшь тулды.

Илсөяр апа 1920 елда хәзер Татарстанның Әгерҗе районына кергән Тирсә авылында туган. Ул кечкенә бала чагында гаиләсе Мәскәүгә күченә. Әтисе Абдулла хәзрәт Шәмсетдинов Мәскәү мәчетенең (хәзерге көндә Мәскәүнең тарихи мәчете) имам-хатыйбы була.  1936 елда репрессияләргә дучар ителә.  Илсөяр апа авыр тормыш юлы уза. 20 йөз Мәскәү мөселманнары тарихының шаһиты ул. Узган гасырның 90 елларында әтисе белән бәйле мәчетнең торгызылуы аның бик зур куанычы була.

2013 елда мөфти Равил Гайнетдин Илсөяр Шамсетдинованы Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары диния нәзарәтенең “Казанышлары өчен” медале белән бүләкләде.

Без дә Илсөяр апаны туган көне белән тәбрик итәбез. Саулык, исән-имин озак еллар телибез!

Мәскәү тарихчысы Марат Сәфәров фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*