tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтебез садәсе
Милләтебез садәсе

Милләтебез садәсе

Шагыйрьләр китә… Сугыштан соң туган, хезмәтләре белән шәһәрләр яулап, дан казанырга омтылган, талантлары белән дөньяга танылырлык әдипләр арабыздан китә. Заманына күрә иртәрәк булса да, иҗатлары сүнмәсә дә, ни аяныч, аларның гомер сәгатьләре туктый. Мөдәрис Әгъләмов, Зөлфәт, Фәннүр Сафин, Харрас Әюп, Наис Гамбәр… 2014 елның 15 гыйнварында Хәсән Туфанның, Сибгать Хакимнең фатихасын алган тагын бер талант иясе Госман Садә (Зәйнетдинов) Казанның Урман арты бистәсенең татар зиратына күмелде. Ул Башкортостанның төньягындагы куе кара урманлы, Аскын районының Әмир авылында 1949 елның 23 февралендә ун балалы гаиләдә туган. Кашка урта мәктәнен тәмамлагач, Госман район газетында эшли, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Аннан соң Казанга күчеп, матбугатта эшли.

Казанда ул “аваз” мәгънәсен аңлаткан “Садә” тәхәллүсен ала. Күп кенә талантлы иҗатчылар кебек үк, ул һәрвакыт “Әдәбият!”,”Шигърият! “дип яши. Аның өчен поэзия кәсеп түгел, яшәү рәвеше булды. Шигырь язып кына тормыш корып булмаганлыктан, ул сәяси журналда тәрҗемәче булды, иҗтимагый гыйлемен камилләштерде. Госан Садә озак еллар балалар матбугатында, республика басмаларында әдәбият сәнгать бүлеген җитәкләде, соңгы елларда “Шәһри Казан” газетында эшләде. Аңа “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Милли күтәрелеш, мөстәкыйллек чорында Госман Садә сүзләренә язылган “Әссәламегаләйкем», «Рамазан», «Җомга азаны» җырлары татар халкының гимны кебек миллионнар тарафыннан тыңланды һәм җырланды. Аның «Мәхәббәт елы» (1985), «Җиләкле тәрәзәләр» (1987), «Тайфун күзе» (1990) һәм “Ярату ява” (2011) китапларында басылган лирик һәм публицистик шигырьләре кыю фикерле, кайнар нечкә хисле, милли рухлы булулары белән аерылып торалар.

Госман Садә талантлы, тирән фикерле зур шагыйрь булды һәм аның әсәрләрен кабат-кабат яңадан кайтып укырлык. Яңа буыннарга да аның шигырьләре безнең чорыбызның бүләге булып барып җитерлек. Иҗатының әдәби кимәле, шигъри таланты буенча Госман Садә Башкортостанда туып үскән һәм Казанга килеп бөтен татар дөньясына танылган Фатих Кәрим, Илдар Юзиев, Әхсән Баян, Рәдиф Гаташ, Роберт Миннуллин кебек шәхесләр белән бер сафта тора. Аларның күбесе кебек үк Госман Садә Казанда үзенең талантын үстерде, дуслар һәм көндәшләр тапты, гаилә корды. Аның бәхете дә, ләхете дә татар мәркәзендә.

Римзил Вәли

Госман Садә
Әссәламе галәйкем!
Таң ата да кояш чыга,
Кояшны сәламли көн.

– Саумы, Кояш, сүнмәс учак!

Әссәламе галәйкем!

Тел ачкычы, иман биргән
Сөекле туган телем!

Үзебезчә сиңа сәлам,

Әссәламе галәйкем!

Әй игенче, күкрәп үссен
Кырларда синең иген.

Икмәк тотып сәлам юллыйм,
Әссәламе галәйкем!

Ачыйк бәхет ишекләрен,
Бәхетле булсын һәркем,

Әй кардәшләр, милләттәшләр,
Әссәламе галәйкем!

Таң ата да кояш чыга,
Кояшлы бездә һәр көн.

Кояш белән сәлам юллыйм,
Әссәламе галәйкем!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*