tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли кул эшләрен торгызучылар
Милли кул эшләрен торгызучылар

Милли кул эшләрен торгызучылар

Тубыл шәһәрендә түбәтәйләр, калфаклар тегүчеләр, чигүчеләр бармак белән генә санарлык: өлкән яшьтәге хезмәт ветераны Хәмидә апа Урамаева, Фәүрия Ниязова, Гөлшат Нуретдинова, өлкәбездә танылган читекче Шәйдулла Хәмидуллин.

Шәйдулла абый – төбәкара бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган оста. Агымдагы елда башкалабыз Мәскәү дәүләт тыюлыгы “Царицыно”да узган төбәкара “Рус кыры” исемле славян халыклары мәдәнияте фестивалендә милли читекләрен, калфакларын, сараучларын күрсәтеп Шәйдулла абый Мактау грамотасын алып кайтты.

Шәһәр күләмендә узган мәдәни чараларда катнашкан Әлфия Ташбулат кызы Тләушева теккән, чиккән калфаклары белән үзен танытты. Әлфия үзе теккән калфаклары белән беренче мәртәбә милли бәйрәмебез Сабантуена чыга. Бизәкле, энҗе-мәрҗәнле матур калфак тегүче беренче заказларын да анда ала. Үзе Тубыл дәүләт пединститутын тәмамласа да, кызы Рузалинә беренче сыйныфка кергәннән  аны мәктәпкә алып бару, каршы алу, класс эшендә актив катнашу тормышының беренче максатына әверелә.

Рузалинә шәһәрнең унбишенче этномәдәни компонентлы мәктәбендә укыганга күрә алар  еш милли мәдәни чараларда катнашалар. Әнисе Әлфия милли кул эшләрне торгызу юнәлешендә үзенең өлешен кертергә тырыша. Калфак чигү һәм тегү технологиясе белән үзлектән өйрәнә. Борын-борыннан күчеп килгән кул эшләрен өйрәнү өчен музейларга кереп борыңгы калфаклар, сараучларны карый, бу темага төрле әдәбият укый. Әлфия үзе машина йөртә, тормыш иптәше Руслан күргәзмәләргә бергә чыга. Алар бәрхет, алтын җепләр, сәйлән-мәрҗәннәр эзләп башка шәһәрләргә дә чыгып китәләр. Гаиләдә ярдәм булганга күрә аның иҗади эшенең беренче уңышлары да күренеп чыга. Шәһәрдә узган  мәдәни чараларда, җирле декортив-гамәли сәнгать осталары күргәзмәләрен Әлфия Тләушеваның калфаклары, сараучлары да бизи.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*