tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Равил Гайнетдин дөньяда иң абруйлы мөселманнарының берсе дип танылды
Мөфти Равил Гайнетдин дөньяда иң абруйлы мөселманнарының берсе дип танылды

Мөфти Равил Гайнетдин дөньяда иң абруйлы мөселманнарының берсе дип танылды

Россия Мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия мөселманнарының рухи лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин дөньяда иң танылган 500 мөселман исемлегенә керде. Рейтинг Джорджтаунда Мөселман-христианнар үзара аңлашу үзәге ярдәмендә Амманның Король Ислам стратегик тикшеренүләре үзәге тарафыннан төзелгән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Рейтинг төзүчеләр фикеренчә, мөфти Равил Гайнетдин — Россия исламының иң абруйлы кешесе. Фәнни дини казанышлардан тыш, мөфти Мәскәүдә урнашкан Россиядәге әйдәп баручы мөселман оешмаларын җитәкли. Россия Федерациясе Президенты каршындагы дини оешмалар белән хезмәттәшлек буенча совет әгъзасы буларак, ул Кремль белән Россия мөселманнары арасындагы мөнәсәбәтләрне төзүдә төп фигура булып тора.

Рейтингка шулай ук Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров та кергән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*