tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Наил Сираев: “Балаларга кирәклегемне тоеп яшим”
Наил Сираев: “Балаларга кирәклегемне тоеп яшим”

Наил Сираев: “Балаларга кирәклегемне тоеп яшим”

Интернет челтәрендә “Россиянең иң яхшы директоры – 2014” бәйгесендә җиңүченең Ижаудан һәм татар милләтеннән булуы турында укыгач, шатландым һәм горурланып куйдым. Быел Россия күләмендә узган бәйгедә Удмуртиядән әлеге исем өчен 3 мәктәп директоры көрәшкән. Ә Ижауның 15нче коррекцион интернат мәктәбе директоры Наил Сираев финалга чыккан 30 кешене узып, әлеге дәрәҗәле бәйгедә җиңү яулаган.

Бик җылы каршы алдылар мине мәктәптә. Атна дәвамында журналистлардан тынгы булмаса да, ике сәгатьтән юлга чыгып китәргә җыенса да, Наил Сираев: “Без бит мөселман кардәшләр, сезнең белән очрашуны күчерә алмадым”, – диде. Сөйләшү аның эш кабинетында башланып китте.

Наил Сираев тумышы белән Ук­раинаның Донбасс шәһәреннән, соңыннан гаиләләре белән Яку­тиянең Түбән Колыма районының Колыма авылына күченеп киләләр. Биредә аның балачагы, яшьлеге үтә. Ирекле көрәш һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнә. Үзенең әбисе, аның тәрбиясе турында бик озак сөйләде ул. “Әбием бик дини иде, Коръәнне яттан белде, миңа да догалар, сүрәләр өйрәтте. Ул 108 яшькә кадәр яшәде. Озак яшәүнең сере – башкаларга карата мәрхәмәтле, күңеле чиста, саф булудадыр дип уйлыйм. Мине дә: “Кешеләргә яхшылык кына кыл”, – дип өйрәтте ул. Бу сүзләр минем тормыш девизына әверелде”. Наил Сираев УдДУның тарих факультетын тәмамлый. 1980 елда интернат мәктәптә хезмәт юлын башлап җибәрә һәм бар гомерен балаларга багышлый. 2006 елда директор вазифасына алына.

Наил Сираев эшләгән мәк­тәптә начар ишетүче һәм сөй­ләшә алмаучы балалар тәрбияләнә. 2011 елдан мәктәптә эскперименталь рәвештә терәк хәрәкәт аппаратында проблемалар булган балалар белән дә эшли башлыйлар. Балалар церебраль параличы (ДЦП) диагнозы куелган нәниләрне бирегә 3 яшьтән алалар. Беренче катта балалар бакчасы булса, икенче катта – мәктәп. Барлыгы 140ка якын бала тәрбия һәм белем ала. Шуларның 29ына ДЦП диагнозы куелган. “Ни өчен нәкъ менә шундый мәктәпкә эшкә килдегез?” – дигән соравыма, әңгәмәдәшем үз тормышыннан мисал китерде. “Хезмәт укытучысы булып эшләгәндә, бер балага агачтан ясалган тартманы тотып торырга куштым. Үзем иелеп эш коралларын ала идем. Шул вакыт сыйныфка икенче укучы килеп керде дә, тегесенә кул хәрәкәте белән нәрсәдер сөйли, аңлата башлады. Тартманы тотып торган бала аңа шулай ук җавап бирде һәм онытылып кулындагы тартманы минем башыма төшерде. Башта мин авыртудан, ул куркудан югалып калсак та, соңыннан ул сыйныфтан чыгып ук йөгерде. Юк, мин аны ачуланмадым, киресенчә, кызгандым. Шул вакыт ул балаларга үземнең кирәк икәнемне тойдым. Әлеге мәктәптә эшләвемә бер тапкыр да үкенгәнем булмады, укучыларымны бик яратам”, – дип сөйләде ул.

Чыннан да, ул – балалар, балалар аның өчен үлеп торалар икән. Беренче катта урнашкан бакча белән танышканда, нәниләрнең аның янына килеп сарылуы, кочып алулары, үзләренең уңышлары белән уртаклашуы күңелдәге иң нечкә кылларны да тибрәтте. Кайчандыр үрмәләп кенә йөри алган балаларны аякка бастыру өчен биредә эшләүче белгечләр дә, Наил Сираев үзе дә зур өлешен кертә. Мәктәп программасына чаңгыда йөрүнең махсус методикасы кертелгән. “Әлеге методика чыннан да ярдәм итә”, – ди укытучылар. “ДЦП­лы балаларны беренче тапкыр 2011 елда җыйган идек. Алар инде беренче сыйныфка укырга керделәр. 3-4 ел даими барган сәламәтләндерү дәресләре ярдәмендә алар инвалид креслосыннан махсус җайланма – ходункига күчеп, басып йөри ала башладылар. Чаңгыда шуу буенча үзебезнең командабыз да бар. Берничә ел рәттән шундый балалар арасында уздырылган Россия кубогына чаңгы ярышларында катнашып, җиңүле урыннар алабыз, хәзер дә шул бәйгегә китәргә әзерләндек”, – диде Наил Сираев. Гомумән, укучыларның киләчәге өчен мәктәп коллективы зур җаваплылык сизә. Интернат мәктәпне тәмамлаган укучыларның югары уку йортына керә алуы да мөһим диләр биредә. Гади мәктәп өчен бу казаныш булмаса да, коррекцион мәктәпне тәмамлаган бала укуын дәвам итсә, бу – зур уңыш. Андыйлар әлегә аз булса да, бар икән. “Начар ишетүче, кул хәрәкәте белән генә аралашучы балалар җәмгыятьтә үз урыннарын табалар икән, бу – безнең өчен зур җиңү”, – ди Наил Сираев.

Әлеге уңышлары өчен аны “Россиянең иң яхшы директоры – 2014” бәйгесендә җиңүче дип тапканнар да инде. Бу Удмуртия, аеруча үзе эшләгән мәктәп коллективы өчен зур горурлык, шатлык була. “Наил Рафик улы дүшәмбе көн мәктәпкә килгәч, балалар аны йөгереп барып кочып алдылар. Безнең шатлыкны күрсәгез иде. Ул әлеге исемгә лаек, балалар өчен бик күп тырыша. Наил Сираев безнең мәктәпнең горурлыгы”, – дип, үз фикерләре белән уртаклашты тәрбияче ярдәмчесе булып эшләүче Илүсә Хәйруллина.

Милләттәшебез Җәмилә Азиева шулай ук тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Мәктәпкә ул оныгына була килгән. Җиңелчә формадагы балалар церебраль параличы куелган кечкенә Данил йөри дә, сөйләшә дә алмый торган булган. Аңа бүген 7 яшь. Мәктәпкә килгәч, 3 ел эчендә өлкәннәр ярдәменнән башка йөрергә өйрәнгән ул. Үзе дә шуңа сөенгәндәй, уенчык машинага утырып йөреп күрсәтте, туплар да алып килде. Баланың уңышларына, әбисенең сөенгәненә карап, ирексездән күзләрем яшьләнде. Әлеге гаилә белән якыннанрак таныштым. “Кызым бик соң гына тапты аны. Баланың әтисе авырлы чакта ук ташлап чыгып китте. Авыру икәнен, ярдәм кирәк булуын белсә дә, килеп караганы, улын күргәне дә юк. Тик тормыш авырлыкларына бирешмибез. Әлеге мәктәпкә йөрүебез белән без бик бәхетле. Үрмәләп кенә йөргән баланы 3 ел эчендә аякка бас­тыру могҗиза түгел, ә мәктәп коллективының, директорның зур тырышлыгы. Әлегә ул бакчага йөри, тиздән мәктәпкә дә китәчәк. Наил Сираевка аерым рәхмәт әйтәсем килә. Янына нинди генә сорау белән керсәң дә, кире бормый. Бик ярдәмчел, изге күңелле, йомшак холыклы кеше ул”, – дип сөйләде Җәмилә Азиева.

Наил Сираевны зур җиңүе белән Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев та котлады. Очрашуда мәктәптә төзекләндерү эшләре башкарылачагына басым ясалды. Инде тиздән мәктәптә тәрәзәләрне һәм түбәне алыштырачаклар. Киләчәктә яңа спорт­зал төзү дә планга кертелгән.

Эльвира Хуҗина, Ижау.
“Яңарыш” газетасыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*