tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пушкино шәһәреннән килгән татарлар: Казанда сулавы да рәхәт!
Пушкино шәһәреннән килгән татарлар: Казанда сулавы да рәхәт!

Пушкино шәһәреннән килгән татарлар: Казанда сулавы да рәхәт!

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында яхшы танышларыбыз, Пушкино шәһәрендә гомер итүче татарларыбыз булып китте. Алар – Пушкино шәһәрендәге «Вазыйфа» татар милли-мәдәни автономия җитәкчесе Хәмдия Рамаева һәм тынгысыз җанлы милләттәшебез Марс Гарипов.

Пушкинодан 20 кешелек төркем Казанга якын “Ливадия” шифаханәсенә 10 көнлек ялга килгәннәр. Күбесенчә татарлар, араларында элеккеге хәрби, милләте белән украиналы, Ислам кабул иткән Али хәзрәт Шевченко да бар.

Хәмдия ханым “Ливадия”дәге шартлар белән сокланды: “Бигрәк тә хәләл ризык, тирә-якта татарча сөйләшүчеләрне ишетеп тору күңелгә бик якын”, – ди ул.

Кунаклар шифаханәдә дәваланып кына ятмыйча, бу атна-ун көнне актив мәдәни тормыш белән дә яшәгәннәр. Камал Тинчурин театрында спектакльләр р бүлмәләре”, Казан Кремленә, шәһәр буйлап экскурсиягә йөргәннәр, алар янына хәтта танылган җырчыбыз Салаватның укучылары килеп ике сәгатьлек концерт куеп киткәннәр.

Пушкинода татарлар үтә актив тормыш белән яшиләр. Ун еллап тирә-якны шаккаттырып Сабантуй үткәрәләр, шәһәрнең кабель телевидениесенә “ТНВ Планета” каналын кертүгә ирешкәннәр, “Халыклар дуслыгы йорты”ндагы бүлмәләренә һәр җомга җыелып намаз укыйлар, чәй табыннары әзерлиләр. Бу “татар бүлмәләре” милләттәшләребезне гел дә үзләренә чакырып тора, чөнки монда татар сүзе, татар моңы, татар рухы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*