tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Расих Латыйповны искә алып…
Расих Латыйповны искә алып…

Расих Латыйповны искә алып…

Бүген милләтебез асыл улларыннан булган, Гали авылы эшкуары, халкыбызның милләтпәрвар улы Расих Латыйповның туган көне.

Үзе исән булса аңа быел 53 тулган булыр иде. Ни кызганыч, узган елның 6 мартында гомеренең иң матур чагында Расих Мөҗәһит улы гаиләсен. туганнарын, дусларын калдырып фани дөньядан китеп барды.

Туган авылы, халкы өчен ул үзен дә, хәләл малын да жәлләмәде. Гали авылында беренче тапкыр Бөтен­россия татар авыллары сабан­туе, ат чабышлары, “Халкым минем” фес­тивале кебек матур чаралар үткәреп, күркәм бер гадәткә әйләндерде.

Галидә бүген дә бәйрәм. Тик. Расихсыз “күңелсез” кебек. Авылда унынчы тапкыр уздырылучы “Хал­кым минем” иҗат фес­тивале Галинең уңган егете Расих Латый­пов истәлегенә багышлана.

Фести­вальдә Самара өлкәсенең  үзеш­чән сән­гать коллективлары катнаша.

Чарада катнашучыларга әле яңа нәшер ителгән, Расих Латыйповның якты истәлегенә багышланган “Милләткә багышланган гомер” исемле җыентык бүләк ителәчәк. Бу җыентыкта Расих турында истәлекләр, үзе исән вакытта матбугат битләрендә дөнья күргән язмалар урын алган. Төзүчесе — Татарстанның атказанган мә­дәният хезмәткәре Гөлназ Шәй­хи.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*