tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия”дән Татарстан Президенты вазифасына кандидат итеп тәкъдим ителде
Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия”дән Татарстан Президенты вазифасына кандидат итеп тәкъдим ителде

Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия”дән Татарстан Президенты вазифасына кандидат итеп тәкъдим ителде

«Бердәм Россия» Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президентына вазифасына кандидат итеп тәкъдим итте. Бу карар республикада партия конференциясендә кабул ителде.

Конференциядә республика партия активы, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, “Бердәм Россия” тарафдарлары катнаша.

Искәртеп үтик: 27 июньдә президент праймеризлары барышында сайлаучыларның 95 проценты Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирде. Партия эчендә беренчел тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча “Бердәм Россия” тарафыннан кандидатлар итеп Рөстәм Миңнеханов, Марат Әхмәтов һәм Олег Морозов тәкъдим ителде.

“Бердәм Россия” сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXIII конференциясендә тәкъдим ителгән кандидатлар өчен делегатлар – партиянең җирле бүлекләре вәкилләре тавыш бирде. Конференциягә ТР ның барлык муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан 310нан артык делегат килде. Татарстан Президенты вазифасына тәкъдим ителә торган кандидатураны яшерен тавыш бирү юлы белән сайладылар. Рөстәм Миңнеханов өчен 311 делегат тавыш бирде. Марат Әхмәтов 1 тавыш җыйды, Олег Морозов та шул кадәр үк. Өч бюллетень дөрес түгел, дип танылды.

«Татар-информ» МА материаллары буенча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*