tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов хезмәт ветераны Фәйзи Галиевне 90 яшь тулуы белән котлады
Рөстәм Миңнеханов хезмәт ветераны Фәйзи Галиевне 90 яшь тулуы белән котлады

Рөстәм Миңнеханов хезмәт ветераны Фәйзи Галиевне 90 яшь тулуы белән котлады

2 июль  Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов хезмәт ветераны Фәйзи Галиевне 90 яшьлек юбилее белән котлады. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Тантанада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм ТР Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов катнашты.

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Фәйзи Галиевне юбилее белән котлады һәм аңа сәламәтлек, озын гомер теләде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук хезмәт ветеранына республика иминлеге хакына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Президенты Рәхмәтен тапшырды.

Мәгълүмат өчен:

Фәйзи Әхмәт улы Галиев 1925 елның 2 июлендә туган. У

1940-1941 – Әтнә районы “Чулпан” колхозы фермасы мөдире;

1941-1942 – Әтнә районы “Чулпан” колхозы  баш бухгалтеры;

1942-1943 – совет армиясендә хезмәт итә;

1944-1958 –  Әтнә районы “Чулпан” колхозы  рәисе;

1959-1990 – Арча районы “Искра” колхозы рәисе;

1990-1993 – Әтнә районы “Искра” колхозы рәисе.

Хәзерге вакытта ТР, Әтнә районының Түбән Шаши авылында яши. 

ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1965 ел), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1973), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1976), II дәрәҗә Ватан сугышы орденнарына ия. Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1986), “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены (2005) бар.    

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*