tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Рөстәм Миңнеханов Татарстанның эшлекле хезмәттәшләренә: Сез – безнең горурлыгыбыз

ВИДЕО: Рөстәм Миңнеханов Татарстанның эшлекле хезмәттәшләренә: Сез – безнең горурлыгыбыз

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы республикабызда уздырылучы иң абруйлы һәм кирәкле чаралардан булуын билгеләде. Форумның Чаллыда узган пленар утырышы исә янә ил, республиканың икътисади үсешенә зур өлеш керткән һәм дөньяның төрле почмакларына сибелеп яшәүләренә карамастан, татар милләтен данлаган, аны алга алып барган эшмәкәрләрнең күп булуын дәлилләде.

– Безне барыбызны безнең телебез, динебез, милләтебез язмышы борчый. Һәрберегезнең үз бизнесы, үз эше бар, шулай да Сез күңелегез белән безнең белән бергә. Бөтендөнья татар конгрессы сезне берләштерү буенча зур эш башкара. Әлбәттә, читтә булган татар эшмәкәрләргә эшләү авыррак. Әмма кайда гына булса да, татар үз җаен, үз кешесен таба. Сез – безнең горурлыгыбыз. Һәммәбезнең ниндидер отышлы якларыбыз, җитешсезлекләребез бар. Әмма һәркайсыбыз үз эзебезне калдырырга тиешбез, – диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә кискен торган тел мәсьәләсен кузгатмыйча да булдыра алмады.

– Тел мәсьәләсе – авыр мәсьәлә. Үз башыңа төшмәсә, моны аңламыйсың. Ничек тә булса, бу мәсьәләне хәл итәргә, татар телебезне өйрәтү җаен табарга кирәк. Татарстанда гына бу мәсьәләне хәл итеп булмый. Һәр кеше үз җирлегендә җай табарга тиеш, эшмәкәрләр үз өлешен кертсә иде моңа, – дип теләк белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Сезнең монда килүегез – без бергә, без көчле дигән сүз, дип үз чыгышын тәмамлады Президент. Чараны төгәлләп, ул Татарстан Республикасы бүләкләрен тапшырды.

 

Гүзәл Насыйбуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*