tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Тимергалиев Татарстанның Казакъстандагы вәкиле булды
Рөстәм Тимергалиев Татарстанның Казакъстандагы вәкиле булды

Рөстәм Тимергалиев Татарстанның Казакъстандагы вәкиле булды

Рөстәм Тимергалиев Кырым хөкүмәтенең беренче вице-премьеры вазифасыннан 11 июньдә гариза язып  киткән иде. Моннан соң ул Кырым башлыгы вазифасын башкарган Сергей Аксеновның киңәшчесе итеп билгеләнде. Ләкин озакламый, 30 июльдә, Аксенов Рөстәм Тимергалиевны бу вазифадан да азат иткән иде.

“Без ниндидер мәсьәләләрне кабинетларда әле тикшереп өлгермибез, ә кемдер бу хакта инде телевидение, социаль челтерләрдә чыгышлар ясый. Матбугат чараларында еш чыгыш ясап кайберәүләр “йолдыз чире” белән авырды. Кемдер күп эшләде, ә кемдер телевидениедән күп сөйләде”, дигән иде Аксенов ул вакытта.

Тимергалиевның бу вазифадан да алынуыны кайбер сәясмәннәр аның Мәскәүдә 29 июльдә үткәргән матбугат очрашуында берничә белдерү ясаганы, гомүмән аның чыгышлары белән бәйләдәләр. Аерым алганда ул Кырымда салымнарның начар җыелуы, Кырымда ислам биржасы ачылу ихтималы һәм быел туристлар саны узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр азрак булачагы турында әйткән иде.

Аксеновның моңа реакциясе шул булды. 30 июльдә Тимергалиев тәнкыйть сүзләре белән киңәшче вазифасыннан алынды.

Шуны да әйтергә кирәк, Кырымдагы гади урыслар, күбрәк Русия яклылар, Тимергалиевны март-апрель-май- айларында, Кырымның Русия кулына күчүенә зүр өлеш керткене өчен булса кирәк, бик яраткан иделәр, ә кайберләре аның вазифаларыннан алынганын Аксеновка төп көндәш һәм конкурент булуы белән дә аңлаткан иделәр.

Шулай итеп, хәзер Рөстәм Тимергалиев Татарстанның Казакъстандагы вәкиле вазифасын башкарачак. Кайбер күзәтүчеләр Путинның күптән түгел Селигерда яшьләр белән очрашуда әйткән “Казакъстанның дәүләтчелеге булмаган” дигән сүзләрен һәм Тимергалиевның Кырымда “эшчәнлеген” искә алып, Мәскәү Кырым сценариен Төньяк Казакъстанда да кулланырга жыенмый микән дигән фаразлар кыла башлады.

Мәгълүм булганча, Рөстәм Тимергалиевның әтисе – Илмир Тимергалиев Татарстанның Кырымдагы даими вәкиле вазифасынбашкара.

Белешмә. Рөстәм Тимергалиев 1976 елда Улан-Удэда туган. 1998 елда Киев икътисад университетын тәмамлаган. Дәүләт идарәсе өлкәсендә кандидатлык диссертациясен яклаган. Өйләнгән, улы һәм кызы бар.

Диләвер Османов, “Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*