tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Яхин исемендәге I классик музыка фестивале Гала-концерт белән ябыла
Рөстәм Яхин исемендәге I классик музыка фестивале Гала-концерт белән ябыла

Рөстәм Яхин исемендәге I классик музыка фестивале Гала-концерт белән ябыла

19 ноябрьдә Татар дәүләт филармониясендә Гала-концерт белән Р.Яхин исемендәге I классик музыка фестивале ябылачак.

Фестиваль 2 ноябрьдә атаклы пианист, Россиянең атказанган артисты А.Гиндин концерты белән ачылды. 3 ноябрьдә филармония сәхнәсендә романслар остасы, СССРның халык артисты Нани Брегвадзе чыгыш ясады.

19 ноябрьдә узачак Гала-концертта атаклы сәнгать осталары: Михаил Казаков (Мәскәү), Артур Исламов (Санкт-Петербург), Илүсә Хуҗина ( Дрезден, Алмания), Вахит Хызыров (Уфа), Алим Каюмов (Уфа), Римма Ибраһимова (Казан), Рүзил Гатин ( Казан), Айгөл Хәйри ( Казан), Владимир Васильев (Казан), Георгий Ибушев (Казан), Роман Чуйнов (Казан), Эльмир Низамов (Казан), Айгөл Хисмәтуллина (Казан), Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы дәүләт халык уен кораллары оркестры, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле катнаша.

Гала-концертның сценарий авторы һәм режиссёры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татар филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов.

Программада: Р.Яхин җырлары һәм романслары, башка композиторларның әсәрләре.

http://mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*