tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалин татары милләтара өлкә өчен белгечләр әзерләнергә тиеш дип саный
Сахалин татары милләтара өлкә өчен белгечләр әзерләнергә тиеш дип саный

Сахалин татары милләтара өлкә өчен белгечләр әзерләнергә тиеш дип саный

Сахалин өлкәсендә яшәүче милләттәшебез, “Туган тел” татар уку-мәдәни үзәге җитәкчесе Зәкия Вәлитова фикеренчә, татар халкының үсеш стратегиясенә төбәкләрдә милләтара мөнсәбәтләр өлкәсе өчен белгечләр әзерләү мәсьәләсе кертелергә тиеш. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

Ул читтә яшәүче татарларга үзләре яшәгән өлкә Хөкүмәтеннән битараф караш булуын әйтте. “Без дә Россия гражданнары дип, гел исбатларга туры килә. Әле дә ярый Татарстаннан гел ярдәм булгач, без сакланып кала алдык. Татарстанның татар халкы стратегиясе мәсьәләсен күтәрүе бик яхшы. Һичшиксез, ниндидер законнар да булырга тиеш”, – дип саный Зәкия Вәлитова.

“Милләтара сәясәт дөрес түгел, бу нәзек өлкә, эшли белүче белгечләр юк. Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә эшләүченең махсус белеме булырга тиеш. Ул нечкәлекләрен аңларга тиеш. Безнең чараларга да мәҗбүри киләләр кебек. Сабан туе дигәндә дә, калтырый башлыйлар. Кайчак миңа кискенрәк эшләргә дә туры килә, милләтче кебегрәк кабул итүчеләр дә бар”, – ди Вәлитова.

Аның сүзләренчә, Сахалинда милләтара идарәләр бөтенләй эшләми. “Аларга татар, украин, беларусь мәдәниятләре бармы-юкмы – барыбер. Битараф алар. Иҗтимагый палатада да күз буяу өчен генә утыралар. Мәдәният хезмәткәрләренә дә татар мәдәнияте кирәкми. Мин монда 1982 елдан бирле яшәсәм дә, әле һаман татар икәнемә төртеп күрсәткәннәрен тоемлыйм”, – ди әңгәмәдәш.

“Миңа тарих фәннәре кандидаты Сахалинда Тукай һәйкәлен мәчеткә куярга тәкъдим итте хәтта. Һәйкәлләр кую буенча комитет әгъзаларына “Ә нигә сез Александр Пушкинны чиркәүгә куймадыгыз” дип сорау бирәм. “Мин татар, Ватаным Татарстан булу белән горурланам” дип җавап бирдем”, – дип искә ала Зәкия Вәлитова.

Ул динне саклап калу әһәмиятен дә әйтте. Аның фикеренчә, дин һәм рухи азык татар мәдәнияте белән янәшә барырга тиеш. “Рухи яктан бай кеше милли традицияләре, гореф-гадәтләре белән бай булачак. СССРда без шулай тәрбияләндек. Бу туган иленнән ерак булганда бик булыша. Кеше рухи яктан ач булса, аңа авыр булачак, телен, тамырларын да онытачак”, – дигән фикер әйтте әңгәмәдәш.

 

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*