tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалинда Муса Җәлилне искә алалар
Сахалинда Муса Җәлилне искә алалар

Сахалинда Муса Җәлилне искә алалар

25 февральдә Южно-Сахалинск шәһәренең 5 нче санлы мәктәбендә герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган чара узачак.

Аны фашист концлагерьләренең бала тоткыннарының Сахалиндагы оешмасы, Сахалин өлкәсе эчке эшләр идарәсе каршындагы иҗтимагый совет, “Туган тел” татар милли үзәге, “Сказка” 35 нче санлы балалар бакчасы, Сахалин университеты каршындагы студентлар советы, Южно-Сахалинск шәһәре ветераннары советы, Сахалин өлкә Думасы каршындагы яшьләр парламент үзәге оештыра.

Программада: әдәби укулар, фикер алышулар, ветераннар хатирәләре. Шулай ук катнашучыларны балалар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе һәм Муса Җәлил әсәрләре буенча викторина көтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*