tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себертатар телендә рэп башкаручы егет
Себертатар телендә рэп башкаручы егет

Себертатар телендә рэп башкаручы егет

Өлкәдә узган татар мәдәнияте көннәре кысаларында Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә беренче себертатар рэперы, “Татар Радио Төмән FM” исемле интернет-радио тапшыруы авторы һәм алып баручысы Рузил Бикинәев белән очрашу уздырылды.

Чараны алып баручы “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортының татар бүлеге мөдире Гөлнара Кәримова әңгәмә формасында оештырып, тамашачыларны Рузилнең кыскача тормыш юлы, башкарган эшләре, киләчәккә планнары белән таныштырды.

Рузил белән беренче танышканы турында ул: “Рузил мине мәзәкчеллеге, тормышка оптимистик карашта булуы, ташып торган энергиясе, эшчәнлеге белән гаҗәпләндерде”, – дип сөйләде.

Билгеле булганчы, 2016 елда интернетта “Татар Радио Төмән FM” исемле радио эшлады. Соңыннан Вконтакте сайтында төркем оештырып ул Төмән өлкәсе яшьләрен радиога тарта башлады. Радиода Рузил үзе генә эшлим.

Персонажларның тавышлары – ул Рузилнең үзгәртелгән тавышы. Тапшыруны алып баручы Мәхмүт Таштимиров тә – уйлап чыгарылган персонаж.

Авторның әйтүенчә, әлеге тапшыру нигездә Төмән өлкәсендә яшәүче себертатарлар өчен. ә төп максаты – кешеләрдә уңай хисләр, күтәренке кәеф булдыру. Тапшыру себертатар телендә булуыннан тыш, ул җирле халыкка хас булган кабатланмас авыл юморы, сүзләр уены, гыйбәрәләр кулланылышы белән бай. Аннары рус сүзләренең күп кулланылганы да сизелә. Моны автор яшьләрдә туган телебезнең сафлыгын саклау, телебезгә хөрмәт уяту теләге белән куллана.

Рузил күптән түгел армиядән хезмәт итеп кайтты һәм үзенең яраткан шөгылен дәвам итә. 5 ел элек ул себертатар телендә рэп яза башлап, аларны яшьләргә үзенең тапшырулары аша җиткерә. Рузил остазы – филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин, әнисе, туганнары ярдәме белән “Исерек оста” дигән кинофильмны себертатар теленә тәрҗемә иткән.

Биредә дә Рузил үзенең мәзәкчеллеген, җирле халкының бай фольклорын киң кулланып, үзбезнең себертатарлары белән төшерелгән фильмны хәтерләткән булдырган. Очрашу кичәсендә тамашачыларга әлеге фильмны карарга тәкъдим ителде.

Фильмны караганнан соң, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов: “Себертатар телендәге фильмны беренче тапкыр күрүебез, моңа без бик сөенеп, яратып, бар күңел белән бирелеп карадык. Рәхмәт, Рузил, бик кирәкле, мөһим эш башкарасың. Тукталып калмыйча, бу юнәлештә эшеңне дәвам ит. Ә без синең яңа иҗат җимешләреңне көтеп калабыз, уңышлар сиңа”, – диде.

Аның сүзләренә җырчы-композитор Җәмилә Рәхимова да кушылып, Рузилгә себертатар телендә рэп башкаруын үтенде. Халык “Исерек оста” фильмын авылларга да чыгып күрсәтергә кирәк дигән тәкъдим кертте.

Рәүфә КАНГАЗИНА, Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*