tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәмси Хамматовны һаман сагынабыз
Шәмси Хамматовны һаман сагынабыз

Шәмси Хамматовны һаман сагынабыз

Татарстан Журналистлар берлегенең Декабристлар урамында урнашкан яңа бинасында  күренекле  җәмәгать эшлеклесе, “Социалистик Татарстан” газетасының баш мөхәррире Шәмси Хамматовны искә алу кичәсе үтте. Аның арабыздан китүенә чирек гасыр үтүенә карамастан, Шәмси Хамматов кебек тирән фикерле, абруйлы, матбугатны да, дәүләт хакимиятен дә яхшы белүче, каләм осталарын яклаучы затның җәмгыяттәге урыны буш килеш кала.

Очрашуга килгән матбугат ветераннары – “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан” газеталарының җитәкчеләре һәм әйдәп баручы хезмәткәрләре, Журналистлар берлеге аксакаллары- узган гасырның 60-80 елларындагы иҗтимагый-сәяси шартлар, шул вакытта да сүз иреген, милләт үсешен яклап эзлекле эш алып баруда татар матбугатының, шәхсән Шәмси Хамматовның зур эшләр башкаруын алып бардылар.

  Журналистлар берлеге рәисенең оештыру мәсьәләләре буенча урынбасары  Ралия Фәтхетдинова алып барган кичә  ирекле сөйләшү рухында барды. Матбугат һәм журналистларның җәмгыяттә тоткан роле, хакимият белән мөнәсәбәтләр турында   актуаль фикерләр әйтелде. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, элекке елларда Татарстанның матбугат һәм мәгълүмат министры булып эшләгән Ислам Әхмәтҗанов бик күп татар журналистларының остазы булган Шәмси Хамматов турында кызыклы һәм тирән эчтәлекле чыгыш ясады.

 Кичәдә күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, матбугат ветераннары Илгиз Хәйруллин, Мөнир Әһлиуллин, Юрий Щелыванов, Марсель Зарипов, Лия Заһидуллина, Марат Әмирханов, Лия Зиһидуллина, Рәшит Зәкиев, Илсөяр Хәйруллина, Шәмси Хамматовның хәзерге дәвамчылары Васил Гарифуллин, Минназим Сәппәров, Александр Латышев һәм башкалар чыгыш ясады. Бу сөйләшүдә  вакытлы матбугатның хәзерге четрекле хәле, интернет заманында газеталарның да кирәк булуы, совет чорында партия органнарының матбугатка басым ясаулары, Шәмси Хамматов кебек кыю һәм әзерлекле җитәкчеләрнең хәзер дә тансык булуы турында әйтелде.

   Шәмси Хамматовның туган көнендә – 15 нче мартта үткән бу  кичәдә остазның кызы Дамира ханым һәм   күренекле журналист Шамил  Шәмси улы Хамматов чыгыш ясап, үзләренең әти-әниләре, гаилә тормышы турында кызыклы фикерләр әйттеләр.  Кичәдә катнашучылар Казан урамнарының берсенә атаклы мөхәррир һәм журналистлар остазы Шәмси Хамматов исеме биреләчәгенә  ышаныч белдерделәр.

                                Римзил ВәлиШэмси 2Шэмси 3Шэмси 5 Шэмси 6Шэмси 7

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*